Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде

Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия эшендә авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Комиссия утырышында кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турындагы мәсьәлә каралды. ТР буенча Россия ГТХМныж райондагы бүлеге начальнигы Роман Колпаковның доклады тыңланды. Ул  район территориясендә янгыннарга бәйле хәл турында  мәгълүмат та бирде. 2021 ел әле башлануга гына карамастан район буенча ике янгын теркәлгән, мондый күренеш исә 2020 елда 29 январьда гына күзәтелгән булган.

Авыл җирлекләре башлыкларына халык белән тиешле эш алып бару кирәклеге әйтелде. Марат Гафаров кышкы чорда янгыннарны булдырмау буенча чаралар комплексын эшләргә, янгынга каршы барлык гидрантларның төзеклеген тәэмин итәргә һәм аларга килү юлларын чиста тотарга кирәклеген әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев