Чүпрәледә "ЭКОяз-2020" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
«ЭКОяз-2020» республика акциясе 1 апрельдән старт алды һәм 2 этапта узды.
Бүген, 10 июньдә, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында "ЭКОяз-2020" республика акциясенең район этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантаналы чарада район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы өлкән белгече Рамил Садыйков катнашты.
Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр:
- "Иң яхшы гаилә" номинациясендә Иске Чүпрәле авылыннан Низамовлар гаиләсе
- "Иң яхшы мәктәп" номинациясендә- Советлар Союзы Герое С. А. Уганин исемендәге Матак урта мәктәбе.
- "Иң яхшы балалар бакчасы" номинациясендә: Алешкин-Саплык «Теремок» балалар бакчасы
- «Иң яхшы предприятие» номинациясендә - «Прогресс» предприятиесе.
Шулай ук рәсем конкурсында укучылар арасында 2 урынны Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның 8 сыйныф укучысы Рәсим Нуртдинов алды.
Марат Гафаров һәм Рамил Садыйков конкурста җиңүчеләрне котладылар, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә актив позицияләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев