Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә егетләрне армиягә озаттылар

Яшь егетләрне озатырга әти-әниләре, дуслары, якыннары килгән иде.

Бүген, 6 июльдә, иртә таңда, Петр Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле егетләрен традицион армиягә озату булды. 8 егет  алга таба хәрби частьләргә хезмәт үтү урыннарына бару өчен республиканың җыелма пунктына юл тотты. 

Егетләрнең әле бала-малайлыклары күңелләреннән чыгып бетмәгәнлеге йөзләрендә чагыла.  Шулай булуга да карамастан,  кыю ир-ат булып җитешү өчен алда аларны тулы бер армия елы көтә. Әлеге мөһим чорны үтәргә аларга  әти-әниләре һәм туганнары ярдәм итә.

Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучыларны китәр алдыннан, яңа хәрбиләргә котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов мөрәҗәгать итте.  Ул егетләргә хәрби өлкәдә уңышларга ирешүләрен теләде, ә хезмәтләре тәмамланганнан соң, киләчәккә зур планнар белән кече Ватанга әйләнеп кайтуларын теләде. Шулай ук Айрат Җәлалов призывникларга юл сәдакасы итеп,  акчалата бүләкләр тапшырды.

Айрат Җәлалов сүзләренә караганда, Чүпрәле районы тулаем Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы җибәрү планын үтәгән. Бу сезонда Ватанга хезмәт итәргә 40 Чүпрәле егете китте.

COVID -19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, хәрби хезмәткә чакырылучыларның коронавирус инфекциясе белән зарарлануын булдырмау буенча кисәтү чаралары үткәрелә. Барлык призывниклар да район үзәк хастаханәсендә COVID-19га анализлар тапшырды.  Җыелма пунктта да призывникларның температураларын да үлчиячәкләр, юлда саклык чаралары турында инструктаж үткәрәчәкләр һәм барлык кирәкле саклану чаралар белән җиһазландырачаклар.

Реклама

Бүген Чуваш Бизнәсе авылыннан Николай Герасимов, Иске Чокалы авылыннан Руслан Гафуров, Татар Саплыгы авылыннан Иван Кудряшов, Алешкин Саплык авылыннан Виктор Кузьмин, Яңа Чүпрәледән Айнур Низамов, Иске Чәке  авылыннан Станислав Патшеев, Чуваш Бизнәсе авылыннан Николай Паймушкин Ватан алдындагы  бурычларын үтәргә  киттеләр. Аларны озатырга әти-әниләре, якыннары килгән иде.

Яңа Чүпрәледән Айнур Низамовны озатырга ике яклап әби-бабайлары да  килгән иде.

–Безнең барлыгы 13 оныгыбыз бар. Бүген армиягә икенче оныгын озатабыз. Олы оныгыбыз  Алмаз контракт буенча хезмәт итә. Айнурыбызга да яхшы хезмәт һәм тизрәк әйләнеп кайтуын телибез, - дип билгеләп үттеләр әнисе  ягынннан әби-бабасы Нурзия һәм Иршат Сәйфуллиннар.

Ә әтисе ягыннан әбисе һәм бабасы Фрида  һәм Ринат Низамовлар 7 оныклары барлыгын әйттеләр. Шуларның 6-сы малай һәм берсе кыз. Бу безнең беренче оныгыбыз. Һәр ир-ат үзендә армиядә хезмәт итүне татырга  тиеш. Хәзер хезмәт чоры да нибары 1 ел гына. Вакыт тиз узар. Оныгыбызга уңышлар телибез һәм сагыначакбыз”, - дип сөйләделәр Низамовлар.

Автобусларга утырганчы егетләр янә якыннары белән кочаклашып, саубуллашып алдылар. «Сау булыгыз!» урынына да «Очрашканчыга кадәр», дигән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев