Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә Чыгарылышлылар бәйрәм итте
Шатлыклы вакыйга –имтиханнарны тапшыру, аттестат алу белән чыгарылышлыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады.
Район мәдәният йорты үткән атнада матур күлмәкләрдән, костюм-чалбарлардан килгән кичәге мәктәп укучыларын, әти-әниләрне, белем бирү учреждениесе җитәкчеләрен җыйды. Биредә күркәм гадәт буенча Чыгарылышлылар өчен багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды.
Шатлыклы вакыйга –имтиханнарны тапшыру, аттестат алу белән чыгарылышлыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады.
–1 сыйныфтан алып, 11 нче сыйнвфка кадәр сез шактый катлаулы, шул ук вакытта кызыклы һәм файдалы белем юлы үттегез. Һәм менә бүгеннән без сезне чын-чынлап тормыш дигән олы юлга озатабыз. Әлбәттә, соңгы кыңгырау көненән аермалы буларак, бүген дулкынлану хисләре дә күпкә азрак, чөнки имтиханнар артта калды, аларны һәркайсыгыз уңышлы тапшырды. Бу сезнең – тырыш хезмәтегез, укытучыларыгыз, ата-аналарыгызның казанышы. Алга таба да сынауларга бирешмәгез, уйларыгызга, максатыгызга омтылыгыз, уңышлар яулагыз. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Хәерле юл сезгә! - диде Марат Ринат улы.
Район башлыгы үз вакытында урта мәктәпне тәмамлап, Казанга финанс югары уку йортына ничек укырга керүе турында сөйләде. Тормышта өч сүзнең кадерен белергә кирәклеген билгеләп үтте. Болар: вакыт, сүз һәм мөмкинлек. "Вакытыгызны юкка сарыф итмәгез, сүзләрегезне уйлап сайлагыз һәм мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз", - диде район башлыгы.
Быел район белем бирү учреждениеләрен 23 укучы уңышлы тәмамлады. Район башлыгы кулыннан аларның һәркайсы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары адресына котлау сүзләре Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов исеменнән дә яңгырады.
Шунысы куанычлы, соңгы елларда БДИ тапшыручылар арасында 100 балл җыючылар бар. Быел да 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Айгөл Шәрәпова (мөгаллиме Марина Мышова) рус теле 100 баллга тапшырды.
Тантана барышында, шулай ук, "Ел укучысы” игълан ителде. Бу уку елында лаеклы исемне Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучысы Екатерина Михайлова алды.
Тантаналы чара барышында укуда уңышларга ирешкән, олимпиадаларда, спорт ярышларында һәм конкурсларда призлы урыннар яулаган балалар да үз бүләкләрен алды. Ә мәктәп тормышында катнашкан иң актив ата-аналар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Соңгыларына лаеклы бүләкләрне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов тапшырды. Җитәкче билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда Чүпрәле районы мәгариф өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны “икелесез” тапшыра. “Быел 109 чыгарылышлының барысы да аттестат алды. Һәм соңгы өч елда чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарда 100 балл җыялар”, диде Илсур Халитов.
Кичә Чыгарылышлылар паркында күңел ачу программасы белән дәвам итте, анда яшьләр өчен дискотека әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев