Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өчяклы килешүгә кул куелды

Кул кую тантанасында район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм профсоюз активы катнашты.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы профсоюз оешмалары координацион советы һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы эш бирүчеләре арасында 2021-2023 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Килешүне: Башкарма комитет исеменнән – Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д. А. Сатдинов; профсоюзлардан - Чүпрәле муниципаль районы профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Р. А. Баһаветдинов; эш бирүчеләрдән - «Цильна» җәмгыяте директоры Б.А. Гафуров имзаладылар.

Кул кую тантанасында район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм профсоюз активы катнашты. Әлеге Килешү социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала торган һәм алар белән бәйле икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салуның гомуми принципларын билгели торган хокукый акт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев