Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чәчү ахырына якынлашты

Чүпрәле игенче- механизаторлаыр басуларда соңгы культураларны чәчүгә кереште.

Район буенча чәчелергә тиешле барлык мәйданның 90 процентында эш башкарылды. “Цильна” җәмгыяте, “Низамов А.А.”, “Бикчуров Р.А”, “Гафуров Җ.А” һәм “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян фермер хуҗалыклары районда беренчеләрдән булып чәчүне төгәлләде.

Быел район буенча бөртекле культуралар 28,4 мең гектар мәйданны били. Аның 15,2 мең гектары - сабан бодае. Арпа ун мең гектар чамасы чәчелде. Шикәр чөгендере орлыклары 2600 гектарга урнаштырылды. Уҗым культуралары, тулаем алганда, кышны яхшы чыкты. Тик шулай да Яңа Уби филиалында 145 гектар мәйдандагы көзге бодай мәйданын бозып, чәчәргә туры килде, -ди Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпчелеге чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән һәм авырулардан саклау максатыннан химикатлар белән эшкәртүгә дә кереште. Бүгенге көнгә ун мең гектардан артык басулар шундый “дәва” алды.

Мал-туарга азык өчен быел дүрт мең гектардан артык катнаш азык чәчелде. Алар да яхшы шытым бирде. Тиздән, ягъни июнь башларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә “яшел урак” башланачак.

20 майдан соң авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында терлек азыгы әзерләү техникасына тикшерү үткәреләчәк. Шуңа күрә аларны ремонтлап, сафка бастыру эшен дә ашыктырырга кирәк, - ди агроидарәнең механизация буенча белгече Илдар Камалов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев