Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә быел 80 пар никахлашкан: Алтын туйларын билгеләп үтүчеләр

Район ЗАГС бүлегендә быелның бүгенге датасына 80 пар никахларын рәсмиләштергән. 2018 елда исә ел буена 74 гаилә корылган булган.

Быел, шулай ук, аерылышырга теләүчеләр саны да, үткән елгыга караганда, кимрәк. 2018 елда 35 гаилә таркалган булса, быел - 30.

–Никахларның иң күп теркәлгән вакыты – август-сентябрь айларына туры килә, - ди ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәрәфетдинова. – Бу елның үзенчәлеге шунда ки, 2019да кыш айларында да өйләнешүчеләр саны күбрәк булды.

 

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул.

Шланга авылында Халидә Каюм кызы белән Замир Зәйнетдин улы Сәгъдеевлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Әтиебез – мәктәптә шофер, колхозда бригадир соңрак склад мөдире булып, әниебез мәктәптә җыештыручы, аннан соң колхозда озак еллар намуслы хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктылар.

Кадерлеләребез!!!

Без, бер ул һәм дүрт  кызыгызга,  гомер биреп, бәхетле балачак бүләк иттегез. Һәммәбезгә белем биреп җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга, матур туйлар үткәреп, балаларыбызны үстерешергә дә ярдәм иттегез. Сез безгә сабырлык, изгелек, татулык, тырышлык hәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Барысы өчен чиксез рәхмәт, сезгә.

Киләчәктә дә пар канатлы булып, саулык һәм күңел тынычлыгы белән без,   бала-оныкларыгызның, игелеген тоеп, озак яшәргә язсын!

Безнең өчен пар йолдызлар булып,

Күңел күгебездә яныгыз.

Кайгы-сагышларны һич күрмәсен,

Мәрхәмәтле олы җаныгыз.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә

«Әти-әни», - диеп дәшәбез.

Безгә–терәк, оныкларга–шатлык,

Озак-озак тигез яшәгез!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз: Рәмзия-Илдар; Тәнзилә-Равил; Дилбәр-Ильяс; Гөлназ - Нияз; киленегез Энҗе һәм оныкларыгыз.

 

Татар Бизнәсе авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Сәйфулла Кәлимулла улы белән әниебез Җәмилә Сабирулла кызының еллар сынавына бирешмичә, олы мәхәббәтне таптамыйча, иңне-иңгә куеп гомер итә башлауларына 50 ел үтеп киткән.

Кадерлеләребез!

Сезне алтын туегыз белән без, балаларыгыз, оныкларыгыз ихлас күңелдән котлыйбыз.

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен сездә күпме сабырлык, түземлелек, акыл, өмет-ышанычлар тупланган.

Сезгә язмыш бүләк иткән,

Бергә-бергә гомер итәргә.

Сикәлтәле тормыш сукмакларын,

Җитәкләшеп бергә үтәргә.

Олы җанлы, киң күңелле, газиз әткәй-әнкәй! Сезгә киләчәктә дә сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның олысын, күңел тынычлыгы, балалар игелеге, оныклар шатлыгын күреп, гомерегезнең соңгы көненә кадәр бер-берегезгә терәк булып, пар канатыгыз сынмыйча, без, балаларыгызга, оныкларыгызга үрнәк булып, озын- озак гомер итеп, исәнлектә, муллыкта картаерга Ходай насыйп итсен.

Илле ел кулга-кул тотынышып,

Пар былбылдай гомер итәсез.

Бер-беребегезгә терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Иң изге теләкләр белән: улларың Дамир-Лилия, Айдар, Гөлназ, Илназ. Безнең теләкләргә кодагыең да кушыла.

 

Яңа Чокалы авылында яшәүче әтиебез  Надир Нургали улы Дружков белән әниебез Зәйтүнә Арифулла кызының бергә тормыш коруларына 25 декабрьдә 50 ел тулды.

Кадерлеләребез! 

Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, матур, тигез тормыш телибез. Әти-әни, сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, туры юл күрсәтүче, гадел, киң күңелле, сабыр да, таләпчән дә була белдегез. Сез–безнең өйнең яме, һәрчак кояш кебек елмаеп-балкып тирә-юньгә нур сибәсез. Алдагы көннәрегездә дә  без, балаларыгызның, игелеген тоеп,  безне сөендереп яшәргә язсын, Ходай.

Сәламәт булыгыз, әти-әни, чын күңелдән,

Сезгә балаларның теләге.

Рәхмәт сезгә барысы өчен,

Сез бит безнең күңел терәге.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Роберт-Флёра, Радик-Рәзинә, Ранис-Гөлия, Рәзинә-Тәүфикъ, оныкларыгыз.

 

Татар Бизнәсе авылында яшәүче әниебез Җәмилә Сабирулла кызы белән әтиебез Сәйфулла Кәлимулла улы Хәлиловларның 29 декабрьдә алтын туйлары.

Кадерлеләребез! 

Сезне чын күңелдән котлыйбыз. Без–балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә өйрәттегез. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар алып килсен. Сезгә бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Барлык балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән: Гүзәл-Рәис, Рәфис, Рәнис, кодагыең, Әсхать.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев