Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында халык белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия“ фракциясе әгъзалары ишегалды тирә-юнен яңартуга юнәлтелгән “Безнең ишегалды“ исемле яңа республика программасын эшләү тәкъдиме белән чыктылар.

 

Аларны бу адымга республика халкының мөрәҗәгатьләре этәргән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлге идеяне хуплады һәм тирә-юньне яңарту, матурлау, күпфатирлы йортларны төзекләндерү буенча максатчан программа эшләргә боерык бирде. 
Соңгы 5 елда (2020-2024 елларда) Татарстан республикасының барлык шәһәрләрендә, район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү тәкъдим ителә. 2019 елда Партия, программаның беренче этабын тормышка ашыру максатыннан, ишегалларында очрашулар, фикер алышулар уздыра. Төзелеш, архитиктура һәм торак-коммуналь Министрлыгы боерыгы белән республика территориясендәге барлык ишегалларын паспортлаштыру эше дә башланган. Паспортлаштыру ишегалларын төзекләндерү буенча проект-смета документларын эшләү өчен мөһим. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия“ фракциясе әгъзалары һәм “Бердәм Россия“ партиясеннән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар республика районнарында очрашуларны, тирә-юньне матурлау, яңарту буенча фикер алышуларны башлап та җибәрде.  Безнең районда шундый очрашу 29 июльдә, район башлыгы Марат Гафаров, Ринат Гайзатуллин, Шакир Ягудин катнашында, 9 күпкатлы йортны берләштергән мәйданчыкта үтте. Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә барды, анда һәркем үзен борчыган сорауны бирде һәм ишегалдын төзекләндерү буенча идеяләр тәкъдим итте.

– Нинди эш төрләрен планлаштырырга кирәклеген, сезнең үз  ишегалдыгызга нинди үзгәрешләр кертергә теләвегезне беләсебез килә. Барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак, - диде район башлыгы Марат Гафаров очрашу барышында.

Моннан берничә ел элек монда спорт мәйданчыгы  төзелгән иде. Бүгенге көндә балалар һәм яшьләр, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр дә, буш вакытларын  шунда бик теләп уздыралар. Ә мәйданчыкка килер өчен автомашиналар юлыннан атларга кирәк. Балалар өчен куркабыз, -дип гозерен белдерде Рәмзия Рәкыйпова.

Аның фикерен куәтләп күпфатирлы йортларда яшәүчеләр автомашина юлларында ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре урнаштырырга, ә иң кулае -  мәйданчык янына һәм йортлар янында тротуар төзү кирәклеген тәкъдим иттеләр.

Әңгәмә барышында, шулай ук, ишегалдында утырып ял итү урыннары, келәм һәм палас юу- киптерү өчен махсус зона, чәчәк клумбалары, автомашиналарны кую урыннары ясау кирәклеге турында да фикерләр яңгырады. Һәм яңгырап кына да калмады, шунда яшәүчеләр үз фикерләрен тәкъдим ителгән проект сызымына үзләре үк язып та куйды.

Ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәре булып, әмма очрашуда катнаша алмаганннар исә үз фикерләрен “Минем депутат” –МойДепутат.онлайн”  системасы аша, яки 8-8002011600 телефон номеры аша шалтыратып җиткерә ала, диелде.

Тәкъдимнәр “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлегендә системага салыначак һәм ишегаллары тирә-юнен төзекләндерү проектын эшләү өчен Төзелеш, архитиктура һәм торак-коммуналь Министрлыгына тапшырылачак. 

Һәм мондый очрашулар тагын да булачак. Шундый ук форматта ул Базар, Кооператив урамындагы күпкатлы йорт ишегалдында, 20 августта узар, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев