Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар

Бүгенге көндә ул сеңлесенең кызы Ираида Константиновна карамагында яши.

Район башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Калачеваны 97 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады. Җылы теләкләрен теләде, тормышы шартлары белән кызыксынды.

Калачева Валентина Петровна 1 ноябрь көнне Чүпрәле районы Уби авылында туа. Җидееллык мәктәпне һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбен тәмамлый. Уби мәктәбендә укытучы булып эшли.
1942 елның 20 маенда Валентина Петровнага фронтка повестка килә. Ул Көнбатыш фронтның унынчы армия  96 нчы гвардия укчылар полкына эләгә. Полкта машинистка булырак хезмәт итә, кирәкле документлар әзерли.
1944 ел башында Валентина Петровна «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләр арасында шулай ук 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне Җиңгән өчен" медале дә бар.
Валентина Петровна 1952 елда гаилә хәле буенча Буа шәһәренә күченә, интернатта укытучы булып эшли.
Бүгенге көндә ул сеңлесенең кызы Ираида Константиновна карамагында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев