Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл җыеннары-халык белән очрашулар башланды

Гадәттәгечә, анда авыл җирлекләре башлыклары  халык алдында агымдагы елның бүгенге чор  эшчәнлекләренә хисап тота, ел ахырына булган планнарны, эшләрне  барлый.

Әлеге җыеннарда район башлыгы, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр вәкилләре дә катнаша. Авыл халкы исә,  үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала, борчыган проблемаларын күтәрә ала.

Беренеләрдән булып, җыеннарны Яңа Элмәле авыл җирлеге башлады. Бүгенге көндә әлеге җирлектә 920 кеше яши, 317 йорт исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков әйтүенчә, җирлектә 1 бала туган, 2 кеше вафат булган. Шушы ук көннең икенче яртысында җыеннар Зур Аксу авыл җирлегендә дәвам итте.  Халык белән очрашуларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты.

Иске Чокалы авыл җирлегендәге очрашуга да халык шактый җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов белдерүенчә, авылда мал санының кимүе күзәтелми. Мөгезле эре терлекләр-691 баш исәпләнә. Халык нигездә, сыерлар, атлар, кәҗә- сарык асрый, умарта тотучылар да күп. Бүгенге көндә авылда 615 кеше исәпләнә.

Түбән Чәке авыл җирлегендәге очрашуда халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе - хат ташучының юклыгы күтәрелде. Шулай ук, кибет булдыру-булдырмауны да уртага салып сөйләштеләр халык белән җитәкчеләр.

Авыл җыеннары киләсе атнада да дәвам итәчәк. Һәр авылда узачак җыенның вакыты, урыны турында авыл җирлекләреннән белешергә,  газетаның электрон версиясе chuprale-online.ru   сайтыннан да укып белергә мөмкин .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев