Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә АТКның чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

Утырышта

Бүген, 23 августта район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырыш эшендә җитәкчеләр, җаваплы затлар һәм башкалар катнашты.

Утырыш эшен ачып, районның АТК рәисе Марат Гафаров көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне әйтеп үтте. Башлыча сүз яңа ук елына,  2021 елның 17-19 сентябрендә узачак сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, шулай ук Чүпрәле районы оешу көненә багышланган бәйрәмнәр вакытында объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы таләпләрне үтәүне оештыру һәм контрольдә тоту турында да сүз барды.

Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкилләре –бүлек башлыгы урынбасары, полиция башлыгы Артем Абрамов, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Инсаф Шакиров, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов чыгышлары тыңланды. Һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде. 

Утырыш эшенә йомгак ясап, район башлыгы Марат Гафаров Чүпрәле районында һәм тулаем республика буенча тотрыклылыкны саклау беренчел бурыч булып тора, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә, барлык бурычларны да тайпылышсыз үтәргә кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев