Чүпрәледә «Аҗаган» уенчыларын торт белән сыйладылар
Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе базасында “Аҗаган – 2019” хәрби - спорт уеннарының район этабы узды. Анда үз зоналарында җиңеп чыккан Яңа Элмәле, Чуваш Чүпрәлесе, Матак, Иске Шәйморза, Иске Кәкерле һәм Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе командалары катнашты.
...Спорт залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимннары яңгырый. Чарада катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары, подполковник Радик Төхфәтуллин һәм Әфган сугышы ветераннарының район Советы рәисе урынбасары Виктор Петухов җылы сәламләде. Алар командаларга уңышлар һәм, әлбәттә, җиңүләр теләделәр.
“Бу уенда укучылар башлангыч хәрби әзерлек һәм спорт ориентлашуында үзләренең шәхси күнекмәләрен күрсәтә алалар, командалар бердәм коллектив булырга һәм экстремаль хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәләр", - дип билгеләп үтте Айрат Фиркатович. Көн дәвамында командалар түбәндәге төр буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш иде: интеллектуаль конкурс, плакатлар конкурсы, визитка конкурс – визитка, “АК -74" автоматын сүтеп җыю; "сафта яхшы – сугышта көчле!", төз атучы, көч әзерлеге, 60 метрга йөгерү, эстафеталы йөзү – 5 кеше. (4 егет һәм 1 кыз). Конкурста катнашучы командалар сафта йөрү һәм җыр башкару кебек спорт төрләре буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Команда членнарының формалары һәм тышкы кыяфәте, җыр сайлау-болар барысы да судьялар каршында исәпкә алынды. Калашников автоматын сүтү һәм җыю малайларның гына түгел, кызларның да хәтерендә озак сакланыр. Ниһаять, күптән көтелгән нәтиҗәләр игълан итү вакыты җитте. Башта шәхси казанышлары өчен грамоталар тапшырдылар, аннары командаларның уңышлары турында сөйләделәр. Киеренке ярышлардан соң иң зур баллны беренче Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы җыйды һәм лаеклы рәвештә күчмә кубокка ия булды. Хәзер аларга Чүпрәле районы данын зона ярышларында якларга туры киләчәк. Икенче урынны Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе командасы алды, ә Иске Кәкерле яшь армиячеләре өченче булды. Командаларның барысы да иң мөһиме – яшь һәм катнашу тәҗрибәсе түгел, ә дуслык, дисциплина һәм команданың бердәмлеген исбатладылар.
«Яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү һәм торгызу, яшүсмерләрдә ярдәмчеллек һәм иптәшлек хисе тәрбияләү, хәрби һәм гражданлык хезмәтендә кирәкле сыйфатлар булдыру, гадәттән тыш һәм экстремаль хәлләр килеп чыкканда «Аҗаган» уенының ярдәме тими калмас, - ди ике районның хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин.
Барлык командалар да Чүпрәле район башкарма комитеты, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариатының грамоталары, шулай ук тәмле тортлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев