Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 900дән артык өлкән кеше ялгыз яши

Бүген районда 900дән артык өлкән кеше ялгыз яши, 650сенең якын кешесе бөтенләй юк.

Дүрт инвалид бала бар. Район халкын социаль яклау бүлегендә андый гаиләләрне “хәвеф төркеменә” кертәләр. Янгынга каршы көрәшү хезмәткәрләре дә аларны ныклы контрольдә тота, көтелмәгән фаҗига килеп чыгуга юл куймау максатыннан профилактик чараларны да планлы рәвештә даими үткәреп тора. Сүз уңаенда төбәгебездә 70 яшен узган 2084 кеше яшәвен дә искәртик.

Зур Чынлы авылында да ялгыз өлкәннәр күп яши. Халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, анда 54 кеше ялгызлыкта гомер кичерә. Аларның яшәү хәле белән якыннан танышу өчен янгын сүндерү частенең җаваплы хезмәткәре Василий Битяков һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Лилия Сабитова, Лилия Фәхретдинова һәм авылның газ эксплуатацияләү хезмәткәре Рәфәгать Фәхретдинов катнашында узган уртак рейд вакытында кайбер кимчелекләр дә ачыкланды. “Мондый рейдларны планлы рәвештә үткәрәбез. Ел башыннан ук башланган чаралар вакытында районның барлык җирлекләрендә дә диярлек булдык. Тагын берничә торак пункт кына калды. Янгыннарны булдырмау һәм анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның зыян күрүенә юл куймау – төп максатыбыз.

Картлар яши торган йортларда булганда электр жиһазларының, ток үткәргеч чыбыкларның һәм мичләрнең төзеклегенә игътибар итәбез. Янгынның нинди зур хәсрәт китереп чыгаруы барыбызга да мәгълүм”,- дип сөйли янгын сүндерү часте вәкиле Василий Битяков.

Нәкъ шушындый фаҗигаләрне булдырмас өчен алар “хәвеф төркеменә” кергән йортларга махсус автоном сигнал бирүче җайланмалар да куялар. Бу җайланма өй эчендә чыккан газ исенә дә бик сизгер икән, шунда ук кешеләргә хәбәр бирә. Рейд вакытында янгыннан саклану кагыйдәләре турында да искәрттеләр,  ут-күздән саклану буенча әңгәмә-инструктаж үткәрделәр, листовкалар, белешмәләр бирделәр.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен дә өлкәннәр көтеп кенә алгандай булды. Сорау артыннан сорау... һәр кемнең үз проблемасы. Лилия Сабитова белән Лилия Фәхретдинова кайбер мөрәҗәгатьне якын көннәрдә хәл итәчәкләренә ышандырдылар.

Бездәге халыкның бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы һәм туганнарча мөнәсәбәттә булуын да әйтү урынлы – ялгыз өлкәннәрнең күбесе күршеләренең ярдәмен тоеп яшәүләрен әйтте. 86 яшьлек Хөрия әби Аюпова без килгәндә ишек алдындагы кечкенә өендә мич ягып, чебиләр ашатып йөри иде. Авыл кешесе кош-кортсыз, мал-туарсыз яшәргә өйрәнмәгән шул, соңгы сәгатенә кадәр шуннан ямь таба, ләззәт ала. “Күршеләрем ташламый, атна саен култыклап алып китәләр дә, мунчаларында юындырып кайтаралар, “продуктыны” да китерер бирәләр”, -ди Хөрия әби дә.

81 яшьлек Әнүзә Нәүмәтова да, ире биш ел элек бакыйлыкка күченгәннән соң, ялгызы калган. Йорт-җире дә бик әйбәт Ул да: “Ярый әле аралашырга күршеләрем бар,-ди. –Шәфкать туташлары да беренче чакыру белән үк килеп җитәләр, - дип барысына да рәхмәт укый. Капкадан чыгар алдыннан, рейд белән килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләр әйтеп язуымны сорады ул, аны кайгыртып йөриләр, янәсе.

Авылда кайчандыр күп бала үстереп тә, бүген ялгызлары гына яшәүчеләр дә күп. Балалары үз яннарына чакырса да, карт-коры өйләрен, гомерләре үткән урынны ташлап китәргә бик ашкынып тормый шул.

–Төп нигездән читкә китәсе килми, монда гомер узган, шунда җирләнәсе иде, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев