Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 9 мең тонна печән әзерләнде

 2020 ел район авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен, кайбер айлардагы корылыкларны исәпкә алмаганда, уңышлы ел булды.

15 апрельдән бүгенге көнгә кадәр 312,4 мм.  явым-төшем күзәтелгән. Бу, чагыштырмача, әйбәт күрсәткеч.

Быел районда 37,9 мең гектарда үстерелгән бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 33 центнер уңыш алынды (Республика буенча – 35,7 ц.).  “Цильна” җәмгыяте басуларының һәр гектары быел да 60,3 центнер ашлык белән куандырды. Равил Бикчуров һәм Ильмир Мәхмутов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыкларында да ул күрсәткеч 50 – 45 центнерны тәшкил итте. Район буенча тулаем 124,6 мең тонна ашлык суктырылды.

2777 гектарда игелгән шикәр чөгендере дә бүгенге көнгә тулысынча казытып алынды. Хәзерге вакытта аларны кабул итү пунктларына озату дәвам итә. Уңыш һәр гектарга күчереп исәпләгәндә – 355 центнер.

Соңгы культуралардан саналган көнбагышны суктыру да тәмамланды. 2477 гектарда үстерелгән әлеге культурадан барлыгы 4563 тонна чимал  суктырып алынды. Һәр гектардан 18,4 центнер уңыш чыкты.

Терлекчелек тармагына килгәндә, авыл эшчәннәренең күмәк тырышлыгы белән 9 мең тонна печән әзерләнде, 70,9 тонна сенаж һәм 43,5 тонна силос салынды.  Һәр баш терлек өчен 32 центнер азык запасы тупланды.

Безнең районда һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 13 баш мөгезле эре терлек туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев