Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 7000нән артык кеше вакцина ясаткан

Covid-19 вирусын йоктырып, аннан терелә алмыйча вафат булучылар саны артып бара. Шуңа да карамастан, вакцина ясатырга теләмәүчеләр һаман да бар әле

Район үзәк хастаханәсендә  коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Бүгенге көнгә районда пандемия башланганнан бирле 157 кеше ковид йоктырган. Әлегә 7415 кеше генә прививка ясатырга өлгергән, шуларның 1527 се 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Район буенча барлыгы 14106  кешегә вакцина кадау күздә тотыла.

Район үзәк хастаханәнең вакытлыча ковид госпиталендә бүгенге көндә 49 чүпрәлеле дәвалана. Шуның 9ы авыр хәлдә. Хастаханәдә һәр көнне прививка ясау мөмкинлеге тудырылган, моннан тыш махсус вакцина ясау бригадасы график нигезендә авылларга чыга. Вакцина ясау ял, бәйрәм көннәрендә дә оештырыла.

Табиблар авыру йоктырганчы вакцина кадатып өлгерергә киңәш итә. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Виталий Тяхин белдерүенчә, ковид белән гриппка каршы вакциналарны икесен бергә дә ясау рөхсәт ителә. Шулай ук, йөкле хатыннар да йөклелекләренә 22 атна булгач прививка кадата ала, бала имезүче әниләргә дә вакцина ясау каралган.

Моннан тыш, Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Бу хакта 11 октябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе сайтында хәбәр ителде. Моны Татарстанда COVID-19 белән вәзгыять катлаулануы белән бәйләп аңлаталар.

Мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш хәзер. Шулай ук вакцина кадату дәүләт һәм муниципаль хакимиятендә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, аерым алганда, чәчтарашханә, мунча, спорт оешмалары, көнкүреш хезмәте, сәүдә һәм туклану урыннары, банк, почта, такси, мобиль элемтә үзәкләре, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләргә каралган. Моннан тыш, әлеге чикләүләр музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханә, күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм, матбугат чаралары, даруханә, ветеринар клиникалар, кунакханә, машина төзәтү үзәге, өйгә китереп бирү хезмәте хезмәткәрләре, уку йортыннан читтә парктика узучы студентлар өчен кагыла.

Реклама

Карарда 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштерелергә тиеш, диелә. 7 декабрьгә кадәр вакцинаның икенче дозасын ясатмаучылар да эшкә чыга алмый.

30 октябрьдән исә, Россиядә Владимир Путин Указы буенча кертелгән эшләми торган атна башланды. Ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Бу чорда да Татарстанда иң катгый чикләүләрнең кайберләре кертелә. Республикада бу чикләүләрнең эшләми торган көннәрдә генә түгел, ә алга таба да, эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, гамәлдә булачак.

Шулай итеп, соңгы ярты елда коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларга мәҗбүри үзизоляция башлана, җәмәгать туклануы урыннары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр ябыла, ә сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга QR-кодлар күрсәтеп кенә кереп була. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү, шулай ук барлык кибетләрнең төнге сәгатьләрдә эшләве тыела.

Дәүләт, муниципаль хакимият органнары, Күп функцияле үзәкләр бу чорда эшчәнлекне штаттагы режимда дәвам итәчәк — аларның эшләве республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк.

Хәлнең никадәр катлаулы булуын аңлар өчен зиратларга барып карау җитә, диләр. 3-4 елга дип исәпләнгән зират бер ел эчендә тулган авыллар бар. Әллә кая барып торасы да юк, үзебездә дә шул ук хәл. Әмма кеше һаман ваемсыз булып калуында дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев