Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 29136 гектарда бөртекле һәм техник культуралар чәчелде

Көннәрнең аяз һәм җылы торуы чәчү эшләрен тизләтергә мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасы буенча 722,4 мең гектарда, ягъни пландагының 40 проценттан артыгында чәчү үткәрелде. Чүпрәле районы игенче – механизаторларының күмәк тырышлыгы белән 29136 гектарда бөртекле һәм техник культуралар орлыклары җир куенына күмдерелде (65%). “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Чуваш Бизнәсе һәм Яңа Элмәле филиалларында чәчү төгәлләнде. “Низамов А.А.” крестьян – фермер хуҗалыгында да чәчү төгәлләнү алдында. Районның иң зур хуҗалыкларыннан саналган “Цильна” җәмгыятендә дә эш темпы югары. Биредә план буенча чәчелергә тиешле 3080 гектар басуларның 2580 гектарында алдагы уңышка ныклы нигез салынды (85%). Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыяте һәм “Мәхмүтов И.Ф” крестьян – фермер хуҗалыгы игенчеләренең фидакарь хезмәтләре мактауга лаек. Соңгы көннәрдә “Бикчуров Р.А.” җәмгыяте механизаторлары да вакытның һәр сәгатеннән оста файдаланып югары күрсәткечләргә ирешәләр. Әйтергә кирәк, районның агроидарәсе тарафыннан чәчүдә катнашучы комплексларның эшенә көн саен нәтиҗә ясала, алдынгылар билгеләнә. Инде 1000 гектардан артык басуларда чәчү үткәргән механизаторлар да ачыкланды. Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыятеннән Владимир 

Митрафанов һәм Анатолий Матюшин, “Цильна” җәмгыятеннән Рәфик Шәйдуллов һәм Айрат Яфизов, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасыннан Илназ Сөнгатуллин, Сергей һәм Алексей Маняковлар шундыйлар.
Алдынгыларга тигезләнегез!
“Цильна” җәмгыятендә Рәфик Шәйдуллов иң оста һәм тәҗрибәле механизаторлардан санала. Аның бөтен гомере шушы хуҗалык эшчәнлегенә бәйле. Малай чактан шунда хезмәт юлын башлаган Рәфик бүген инде күпләргә үзе остаз булып тора. Хуҗалык җитәкчеләре дә аңа зур ышаныч белдерә. “Нью Холланд тракторы белән “Агромастер 12200” маркалы бик катлаулы чәчү комлексы кайткач та “кемгә тапшырырга икән?” дип уйлап тормадылар, исемлекнең башында Рәфик Шәйдуллов булды. Ул үзенең хезмәттәше Айрат Яфизов белән тәүлек буе шушы комплексны югары җитештерүчән эшләтә.
-Рәфик Шәйдуллов чәчүдә генә түгел, үзе үстергән ашлыкны суктыруга да чыга. Ел саен ярыш байрагы аның комбайны өстендә җилферди. Бөртеклеләрне җыеп алгач, шикәр чөгендере алу комбайнына утыра. Анда да үрнәк хезмәт күрсәтә,- ди хуҗалык директоры урынбасары, баш агроном Рәис Рәимов.

Рәсемдә: чәчү алдынгысы Рәфик Шәйдуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев