Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде

Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.

Бүген, 22 гыйнвар көнне, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә 2021 елның беренче пары никахларын теркәде. Алар - Анастасия һәм Андрей Мартыновлар.
Чүпрәледә беренче парны котлау инде традициягә әверелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
- Кадерле яңа өйләнешүчеләр, сезнең һәр гамәлегез һәм фикерегез мәхәббәт белән башлансын һәм һәр мизгел анда яшәсен! Сезгә бер-берегезгә мәхәббәт һәм озын гомер телибез, - дип билгеләп үтте Айрат Җәләлов.
Тантана сәбәпчеләренә Айрат Җәләлов беренче гаилә документын - никахны теркәү турында таныклык һәм бүләк тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм якыннары җылы теләкләргә кушылды.
Кияү Андрей Чуваш Бизнәсе авылында туа. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Ульяновск төзелеш көллиятенә укырга керә. Армиядә хезмәт итә. Хәзерге вакытта Ульяновск шәһәрендә контракт буенча хезмәт итә.
Кәләш Анастасия  Ульяновск өлкәсенең Б. Нагаткино авылында туа. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт көллиятен тәмамлый. 
Яшьләр үзләре билгеләп үткәнчә, әлеге сюрпризны көтмәгәннәр. Районда яңа елда яңа яшь гаиләләр күп булсын, дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев