Чүпрәледә 18 ноябрьдә үзсалым буенча референдум узачак
Менә биш ел инде Татарстан Республикасында җирле проектларга өстәмә финанс ярдәме күрсәтүче программа эшли. Бу программа авылларда яшәүче халыктан җыелган үзсалым акчасын дүрт тапкырга арттыруны күздә тота.
2018 елда, мәсәлән, Чүпрәле районы күләмендә үзсалым акчасы 6 млн. 603 мең 200 сум җыелган. Татарстан Республикасы бюджеты бу суммага өстәп 27 млн. 458 мең 800 сум акча биргән.
Бу акчаларның кая тотылачагын ел ахырында уздырылучы референдумнарда халык үзе хәл итә. Районның кайбер авыллары халкы үзсалым акчасына су челтәре төзү проектын ясату тәкъдиме белән дә чыкты, җәяүле күперләрен төзәтү, зират яннарын тимер рәшәткәләр белән тотып алу дигән инициативалар да каралды. Максат – үзсалым акчасына авылда бүгенге көнгә актуаль булган проблеманы хәл итү.
Күп авылларда, билгеле инде, урам юллары канәгатьләнмәслек хәлдә иде. Биш ел эшләгән программа һәм үзсалым акчасына авыл эчендәге юлларның күбесе рәтләнде һәм бу эш дәвам итә. Түбән Чәке авыл җирлеге составына кергән авыллар халкы да 2017 елда үткән референдумда үзсалым акчасын авыл эчендәге юлларны төзәтүгә тотачакбыз дип карар биргән иде. Авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов бу карар нигезендә 253 мең 200 сум акча җыелуын, Татарстан хөкүмәтенең дә шушы сумманы дүрт тапкыр күбәйтеп финанс ярдәме бирүе турында белдерә.
–Шушы суммага без 3 км.га якын озынлыктагы авыл эчендәге юлларны рәтләдек, -ди ул. – Юлларга цеолит һәм вак таш түшәлде. Төзекләндерү эшләрен Виктор Марков җитәкләгән “Стройблок” оешмасы башкарды. Халык бик рәхмәтле, -ди Олег Албутов.
Авыл башлыгы иганәчеләр Олег атакай һәм шул ук Виктор Марков булышлыгы белән Иске Чәке белән Югары Чәке арасындагы елганы буып күпер ясалуы турында да әйтте. Мәктәп укучылары хәзер мәктәпкә шушы кыска юлдан гына йөриләр, халыкның күпчелегенә уңайлыклар тудырган, ди бу күпер.
18 ноябрьдә исә быел да үзсалым суммасының ничә сум күләмендә һәм җыелган акчаларның нинди эшләргә тотылачагын хәл итәчәк референдум булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев