Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 10200дән артык кеше коронавирус авыруына каршы вакцина кадаткан

Кыш җитте. Авыру чигенерме икән...

Вакцина ясатучыларның 2600гә якыны 60 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Әмма бу сан әле вакцина кампаниясенең өлкәннәребезне нибары яртылаш кына “колачлавын” белдерә. Ягъни тагын аларның шуның кадәресен авырудан профилактикалау кирәк. Сер түгел, аларның күбесе, тынычлыгын бозарга теләмичә, беркая да бармыйча, өйдә генә утыра. Һәм шул рәвешле, вакцина ясатмыйча гына да, бу авырудан котылып калырмын, дип уйлый.

“Өлкәннәр ни өчен вакцина ясатмый?”

Әлеге сорауны без  район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдиновка бирдек. Аның иң башлап биргән җавабы да:

Куркалар, - диюе булды. –өлкән яшьтә, үзегез беләсез, бернинди дә авыруы булмаган кеше бик сирәк. Шуңа да, алар авыруым көчәеп китәр дә, үләрмен, дип курка.

Тик мондый курку урынсыз икәнлеген дә сөйләде баш табиб. Тик аның сүзләрен китергәнче, әйдәгез, район буенча бу авыруга бәйле статистикага күз салып алыйк.

Ковид дигән чир тормышыбызга килеп кергәннән бирле районда ковид вирусы белән зарарлануның 200 очрагы теркәлгән. Бу нәкъ менә организмда ковид вирусы табылган очраклар. Табылмыйча калып та, вирус йоктыру сәбәпле, пневмония белән авыраучылар, аннан үлүчеләр санын китереп тормыйбыз әлегә. Шушы 200 очракның 110ы 60 һәм анан да өлкәнрәк кешеләргә туры килүен генә әйтү дә җитәр. Үлүчеләрнең, авыр хаста ятучыларның кемнәр булуы шуннан да аңлашылыр. Һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы, сәламәтилек саклау өлкәсендә озак еллар тәҗрибәсе булган табиб Ильмас Шиһабетдинов вакцинаның кешене үлемнән барыбер дә саклавын, аны ясатучыларның авыруны да җиңелрәк кичерүләре турында әйтә. Сорау туа: - нигә куркарга соң?

“Вакцина ясаткан да үлгән”, дигәнне ишеткән юк, ә менә вафат булучылар турында “вакцина ясатмаган булган шул”, дигәнне гел ишетергә туры килә. Бу мәкаләне әзерләгәндә 70 яшенә җитеп баручы ханым, ир-атлар белән дә сөйләшеп алдык. Шамилә Галимова, мәсәлән, вакцинаны җәй айларында ук ясатуы турында белдерде.

Кешеләр белән аралашмыйча, өйдә ябылып ятуны күз алдына китерә дә алмыйм, -ди ул. – Әмма вакцинаны җәмәгатҗ урыннарына китү өчен куар-кодом булсын өчен түгел, сәламәтлегемне кайгыртып ясаттым. Без ясатканда куар-кодлар турында сүз дә юк иде әле. Алай авыр кичерде организмым әлеге процедураны дип тә әйтә алмыйм. Температура булып алды бераз, тик ул да шундук бетте. Вакыты килеп җиткәч икенче компонентны да ясаттым, ул да шулай ук катлаулануларсыз узды. Дөрес, халык арасына чыкканда битлек кияргә тырышам. Көз узды менә, алай авырамадым. Әллә нинди штамнары киләчәк дип тә әйтәләр бит әле, алары да шулай сиздерми генә китеп барсын, дип телим инде. Яшисе килә бит әле, -диде Шамилә ханым.

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Җәүдәт Мөдәррисов та тормыш иптәше һәм үзенең дә коронавирус авыруына каршы вакцина кадатулары турында сөйли.

Чир әлегә кадәр безгә ябыштымы-юкмы, белмим. Безне генә урап узмагандыр инде анысы, бөтен кеше чирләгәндә, -ди ул. – Пенсионерлар булсак та, өйдә генә утырган юк, кеше дә килмичә тормый. Балалар “ясатыгыз”, диделәр. Үкенмибез. Авырарга язмасын! –ди Җәүдәт әфәнде дә.

Ильмас Шиһабетдинов исә:

Өлкәннәргә карата вакөина темасында аерым бер мөнәсәбәт,-ди. – Башлап терапевт аларның сәламәтлеген тикшерә. Әгәр вакцина аларга зарар бирерлек, теге яки бу авыруны көчәйтеп җибәрерлек булса, табиб үзе дә аны ясатырга рөхсәт бирмәячәк, -ди.

Беркемне дә югалтасы килми бит. Әледән-әле теге яки бу кешенең шушы чир ияртүдән гүр иясе булуы турында ишетсәң күңел тетрәнеп китә. Шамилә ханым әйтмешли, яшисе иде әле, өлкәннәребезне дә озаграк яшәтәсе иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев