Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле техникумында белем бәйрәме 

Белем бәйрәме көнне укучыларны дәрескә дәшеп янә кыңгырау чыңлады.


Быел ике йөзгә якын беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, бүген алар үз укытучылары белән танышачак. Алар өчен кызыклы, шул ук вакытта җиңел булмаган мәктәп тормышы – унбер елга сузылачак җаваплы чор башлана. Чүпрәле районының күп тармаклы технологияләр техникумында да әлеге бәйрәмне чын мәгънәсендә зурлап үткәрәләр. Чарада муниципаль район башлыгы Марат Гафаровның катнашуы да тикмәгә түгел. Әлеге уку йорты район өчен эшче һөнәрләр әзерләү буенча тотрыклы белем бирә һәм нәтиҗәле эш алып бара. 

Исегезгә төшерәбез, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан быелның 22 – 27 август көннәрендә башкалабыз Казан шәһәрендә WorldSkills – эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионаты узды. Шушы олы вакыйга уңаеннан 2019 ел – Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән иде. Чүпрәле техникумыннан да 15 ләп укучы анда волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаштылар.”Һәр яшүсмер киләчәкне матур, ямьле итеп күрә белергә тиеш, моның өчен, әлбәттә, үзеңне кызыксындырган һәм ошаган һөнәрне сайлап алырга кирәк. Безнең халыкта “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль бар һәм ул һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрнең кайсын гына сайласак та, авырлыклар алдында каушап калмаска кирәк, яраткан эшеңне тырышып башкарганда гына һәркем бәхетле була. Һөнәр кием түгел, ошамаса аны еш алыштырып булмый, аны сайлаганда бик җитди уйлану таләп ителә”, - ди уку йорты директоры Рамил Әхмәтов. Быел техникумда 323 студент унга якын белгеч буенча белем алачак. 155 студент беренче курска кабул ителгән. Директорның әйтүенә караганда быел беренче мәртәбә читтән торып уку бүлекләре дә ачылган икән. 20 студент автотранспортны ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү, шушы кадәр үк студент җәмәгать туклану технологиясе буенча читтән торып белгечлек алачак. Әйе, бүгенге көн хезмәт базарына күз салсак, хәзер анда нинди генә белгечлекләр юк. Тормыш алга барган саен, аларның төрләре дә арта бара.

Статистик мәгълүматлар буенча бүген 40 меңнән артык һөнәр булуы билгеле. Шуңа күрә яшүсмерләрне, нинди һөнәр сайларга?- дигән сорау борчый. Элегрәк елларда юрист, икътисад белгечлекләре өстенлек итсә, бүгенге көндә яңа юнәлештәге көллиятләр, югары белем бирә торган уку йортлары ачыла. Яшьләр дә замана белән бергә атларга, югалып калмаска тиешләр, чөнки һөнәрне дөрес сайлау кешегә илһам чыганагы булса, ул әле гаиләне тәэмин итү мөмкинлеге дә.

Студентларны, укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү осталарын белем бәйрәме көне белән тәбрикләргә килгән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов та моңа басым ясады. Бүген Чүпрәле районының күп тармаклы технологияләр техникумы заманча иң алдынгы жиһазлар белән тәэмин ителгән уку йортларыннан санала. “Соңгы елларда безнең техникум күп төрле үзгәрешләр, реформалар һәм үзгәртеп корулар кичерүгә дә карамастан, үз алдында торган бурычларны гамәлгә ашыра барып халык хуҗалыгы һәм РФ Кораллы Көчләре өчен шоферлар әзерләү буенча нәтиҗәле эш алып бара”,- ди Рамил Ахметов. Быелгы уку елында техникум Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Буа районыннан да укучылар кабул иткән. Шунысы куанычлы, егермегә якын студент, булачак механизаторлар, автомеханиклар һәм техниклар язгы кыр эшләре чорында “Ак Барс – Чүпрәле” һәм “П.В. Дементьев исемендәге агрофирмаларда хезмәт куйганнар, үзләренең теоретик белемнәрен практика белән ныгытканнар. Җәмәгать туклану технологиясе буенча укучы дүрт кыз “Акчарлак” балалар лагеренда эшләгән. Беренче кыңгырау – Белем бәйрәме көнендә агрофирма вәкилләре аларга Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырдылар. 

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев