Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле сулыкларында район халкына су коенырга ярамый

Ел саен илдә сулыкларда  10 мең кешенең гомере өзелә.

Җәй һәркемнең иң яраткан ел фасылы. Җиләк-җимешле, чәчәкле, яшеллекә бай булуы белән ул эссе көннәрендә сулыклар янәшәсенә ял итәргә чакырып тора. Ә сулык янына килгәч, билгеле коенып алу теләге дә арта.   Рәхәтен рәхәт, әмма су коенуның куркыныч яклары да юк түгел.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов:

–Безнең районда 23 гидротехник корылма, ягъни плотина бар, әмма аларның берсендә дә коенырга ярамый.  Бу хакта һәр сулыклар янында  кисәтүче аншлаглар куелган.  Җәйге сезон дәвамында  сулыкларда  патрульлек һәм рейдлар оештырылачак.  Үткән елны кызганычка каршы, кисәтүләр, белдерүләр, төрле чаралар күрелүгә карамастан, ике райондашыбыз суда батып үлде. Шуңа да, беренче чиратта, райондашларыбыз үзләренең, балаларының, якыннарының, аеруча җәйге чорда әби-бабай янына шәһәрдән оныклар кайта, һәммәсенең  иминлеген кайгыртсыннар иде. Йөзәргә, коенырга  яратучылар рәхим итсеннәр– районыбызда  «Акчарлак» бассейнының ишекләре һәрвакыт  ачык.

–Йөзә белү – суда куркынычсызлыкның төп гарантияләреннән берсе. Әмма, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш”,-ди 114 янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары,  эчке служба  өлкән лейтенанты  Ильвир Сәлахов.–Шуңа да, махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда һ.б. коену яхшырак та, куркынысызрак та, әлбәттә. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынны сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын.

Таныш булмаган урында коенырга  ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Су төбендә бүрәнә, казыклар, рельс, тимер-бетон әйберләр булырга мөмкин. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары бик хәтәр. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.  “Су коену тыела” дип язылган урыннарда, гомумән, су коену катгый тыела! 

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев