Чүпрәле районының Яңа Элмәле һәм Яңа Чокалы авылына керү юлында арт-объектлар барлыкка килде
Язулар татар һәм рус телләрендә эшләнгән.
Чүпрәле районының Яңа Элмәле һәм Яңа Чокалы авылына керү юлында арт-объектлар урнаштырылды.
Шулай итеп, Яңа Элмәле авыл җирлегенә кайтучы кунаклар һәм авыл халкы хәзер «Мин Яңа Элмәлене яратам» һәм «Мин Яңа Чокалыны яратам» язулы объектлар янәшәсендә фотога төшә алачаклар.
Авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков сүзләренә караганда, арт-объектларның иганәчесе - КФХ башлыгы Алексей Амосов.
- Арт-объектлар тулысынча аның акчасына ясалды, урнаштыруда Марат Юнысов һәм Владимир Казаков булышты. Авыл халкы һәм кунаклар арт-объектларга карата сакчыл караш белдерер дип ышанасы килә, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, шундый берничә арт-объект Иске Шәйморза, Уби, Шланга һ.б. авылларда барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев