Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле районының укытучы-ветераны 90 яшьлеген билгели
Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Гөлнур Гади кызы Муратова 90 яшен тутырды.
90 яшь бер карашка күп кебек күренсә дә, бар нәрсәне дә бүгенгедәй хәтерләгән, үз аякларында хәрәкәт иткән, саулыгы камил булган шундый өлкәннәргә карыйсың да “иии, 90 яшь берни түгел икән!” дип уйлап куясың. Сөбханалла, күзләр тимәсен Гөлнур апа да шундыйлардан.
Үзенең Саплык поселогында, гаиләдә иң олы бала булып тууы турында сөйли ул. “Саплык поселогы кай тирәдәрәк иде соң?” дип сорыйм авылның хөрмәтле өлкәненнән. Район үзәгендәге Ленин урамының башында гына, елганың теге ярында урнашкан булган икән әлеге поселок.
“Гөрләп тора иде анда тормыш: фермалары, кырлары бар иде. Без шул кырларда эшләп үстек инде. Әни Саплык поселогы колхозында икешәр сменада эшли иде – башлап сыерлар сава, аннан соң кырга китә.
Әтине сугышка алдылар. Аннан ул 1946 елда гына кайтты. Ул кайткач иң кече энебез – гаиләдәге алтынчы балалары туды әти белән әнинең”, дип сөйли Гөлнур апа.
Үзе дә ул сугыштан кайткан Иске Чүпрәле егете Мөбәракшага кияүгә чыккан. Алты яшькә олырак булса да, булачак тормыш иптәше белән 10нчы сыйныфта бергә укыганнар алар. Чөнки Мөбарәкша Муратовны 9 сыйныфны бетерүгә, 17 яшендә Армиягә алалар һәм 7 ел хезмәт итеп кайта ул. Кайта да – укуын дәвам иттерә.
“Алай бер күрүгә гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм инде дә, әмма класска ярыйсы ук өлкән һәм төскә-биткә дә чибәр егет килеп кергәч, игътибар итми булдыра алмаганмындыр. Яшерен генә ул – мине, мин –аны күзләдек”, ди юбиляр яшьлек елларын искә төшереп.
Урта мәктәпне тәмамлауга кызны Задур мәктәбенә рус һәм немец теле укытырга билгелиләр. Ике ел эшли ул анда. Бик белемле һәм акыллы була. Институтка укырга кергәч тә, аны шул ук уку йортында эшкә калырга кыстыйлыр. Әмма Гөлнур Гади кызы ул вакытта гаилә корган була инде, бу тәкъдимгә ризалашмый.
Педагоглык стажының дәвамлы булмавыннан риза түгел Гөлнур Гадиевна. Юкса, шундый әйбәт, укучыларның яраткан укытучысы була ул үзе. Көтмәгәндә сәламәтлеге какшап китә, хезмәт еллары да шуңа өзелә аның. Әмма, үкенече юк – әнисенең эшен бүген улы Фәрите дәвам иттерә. Аның да элекке елларда Пионерлар йортында балалар түгәрәге җитәкләвеннән башлап, бүгенге көннәрдә дә “Талантлар планетасы”нда балаларга механика серләрен өйрәтүенә 50 еллап вакыт узып бара икән инде. Киленнәре Румия дә укытучы.
Гөлнур ханым кече улы Дамир белән, тормыш иптәше белән үзләре салган йортта гомер кичерә.
“Тормышлар әйбәт, гомер генә сиздермичә узып бара”, ди юбиляр.
Гөлнур ханымны юбилее белән тәбрик итәргә район башлыгы Марат Гафаров килде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путиннан Котлау открыткасын, бүләкләр тапшырды. Озын гомер, сәламәтлек теләде. Итагатьле балалар тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев