Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының "Акчарлак" лагеренда 2 нче җәйге смена тәмамланды

Смена 21 көн дәвам итте.

Чүпрәле районының "Акчарлак" лагеренда 2 нче җәйге смена тәмамланды. «Йолдызлы җәйнең текә маршрутлары» дип исемләнгән 2 җәйге сменасын ябуга багышланган тантаналы линейкада дәрәҗәле кунаклар: Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов катнашты.

2 нче смена шулай ук кызыклы программаларга бик бай булды. Ял итүче балалар өчен төрле уеннар, программалар, экскурсияләр әзерләнгән иде. Моннан тыш, балаларга мастер-класслар белән Чүпрәле районының социаль хезмәтләре дә барды.

"Лагерь сменасын ябу бераз моңсу һәм шуның белән бергә концерт номерлары, дәртле биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар белән тулы шатлыклы вакыйга.

Һәр укучы өчен лагерь үзенчә истә калачак: кемдер яңа дуслар тапты, кемдер үзендә яңа иҗади сәләт ачты.

«Акчарлак» лагеренда уздырылган көннәр күңелләрегездә озакка истә калыр һәм киләсе елда сез монда кабат әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Смена 21 көн дәвам итте. Ә алда тагын да кызыклы 3 нче ял сменасы көтелә. Лагерь үзенең киңлекләрендә кабат кечкенә һәм шау-шулы кунакларын каршы алырга әзер.

Әйтергә кирәк, шул ук вакытта Чүпрәле балалары Апас районында "Яшь десантчы" патриотик сменасында да ял итәләр. Анда төрле белем бирү учреждениеләреннән 10 бала катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев