Чүпрәле районының 51 егете Армия хезмәтенә алынды
Ватанпәрвәрлек
Чакырылыш тәмамланыр көннәрдә, соңгы төркемдә алты егет республиканың «Патриот» җыелма пунктына юл алды. Алар арасында Уби авылыннан Дмитрий Хованский, Василий Цыганов, Кече Чынлыдан Ильяс Шәйдуллов, Иске Дуваннан Владислав Рафиков, Чуваш Шәйморзасыннан Андрей Филиппов һәм Коршанга- Шигалидан Александр Ларионов бар иде.
Булачак солдатларны озату тантанасына яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, авыл җирлекләре башлыклары, «ФОРПОСТ «яшьләр җәмәгать тәртибен сак-лау үзәге» директоры Илдус Вәлиуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова, егетләрнең әти-әниләре, дуслары һәм якыннары да килде. Традиция буенча призывникларга ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать ителде. Аларга хәрби хезмәтләрендә уңышка ирешүләре, районыбыз йөзенә кызыллык китермәүләре һәм хезмәтләре тәмам-ланганнан соң, киләчәккә зур планнар белән, кече Ватанга әйләнеп кайтулары теләнде.
Күркәм традиция буларак, хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да район башлы-гының “юл күчтә-нәче”н дә алдылар.
Беренче төркемдә Армиягә киткән егетләр-дән инде әти-әниләренә сагыну тулы хатлар да килә башлаган. Алар телефонны атнага бер тапкыр һәм 20 минутка гына бирелүе турында да сөйләргә өлгергәннәр. Һәм үзләре моңа күнгән-нәр дә икән инде. “Шундый тәртип булмаса – Армиядә икәнлегеңне дә белмәс идең”,- дип сөйләгән әнисенә бер солдатыбыз.
Уңышлы хезмәт һәм яхшы командирлар телибез сезгә, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев