Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан 2020 елда иң беренче булып Тимур Хафизов хәрби хезмәткә алынды

Армиягә алынучылар өчен медицина һәм чакырылыш комиссияләрен 70 тән артык чүпрәлеле үтте.

 Ә әлегә, беренче төркемдә нибары бер егет – Шланга авылыннан Тимур Хафизов хәрби бурычын үтәргә китте . Аны озатырга килүчеләр, гадәттәгечә, Иске Чүпрәле авылындагы каһарман якташыбыз П.В. Дементьев исемендәге паркка җыелдылар. Хәрби хезмәткә чакырылучыга сәламләү сүзе һәм изге теләкләр белән Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, медицина хезмәте буенча запастагы хәрби капитан Айрат Җәлалов, Шланга авылы җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрәмов, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, районның “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге директоры Илдус Вәлиуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча республика хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Салихова мөрәҗәгать итте.

Улыбызның армиягә баруына шатланабыз. Хәрби хезмәтне юкка гына – тормыш мәктәбе дип әйтмиләр. Яшь кешенең алдагы тормышы өчен дә армия чыныгуы кирәк. Мин үзем дә хәрби хезмәтне сержант званиесендә, Германиядә үттем. Танкист идем. Тимурга исән-имин хезмәт итеп кайтуын телим, дөньялар тыныч булсын, -диде Рәис Хафизов та. Тимур белән дә аралашып алдык. ”Армиягә барырга инде. Ошаса, сер итеп кенә әйтәм, бәлки контракт буенча да калырмын әле”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев