Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Үзәк Чыршыны ачу тантанасы узды

Бүген район халкы һәм кунаклары, балалар "Чүпрәле" паркында матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелды.

Биредә Яңа елның төп гүзәле-Үзәк Чыршының тантаналы ачылышы булды.

Сәхнәдә районның иң талантлы  балалары һәм иҗади коллективлары чыгыш ясады.  Кыш Бабай һәм Кар кызы җитәкчелегендә әкият геройлары балалар белән уеннар уйнау,әйлән-бәйлән йөрү һәм татлы бүләкләр өләшү өчен бәйрәмгә килделәр.

Район башлыгы Марат Гафаров сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, сәламәтлек, бәхет, иминлек, мәхәббәт, иҗади уңышлар һәм һәр гаиләдә хыялларның тормышка ашуын теләде.

Бәйрәм алдыннан Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук иң матур чыршы уенчыгына бәйге игълан ителде. Район башлыгы Марат Гафаров җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмнең иң тылсымлы мизгелендә, үзәк урамнан гирляндалар белән бизәлгән машиналар узды, һәм, әлбәттә инде, төп чыршы төсле утлар белән балкыды.  Чара җыр - бию белән дәвам итте, Яңа ел салюты бәйрәмнең кульминациясе булды.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев