Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында урып-җыю эшләре башланды. Хәерле сәгатьтә!

Уракка беренчеләрдән булып “Цильна”, “АгроТрансПорт”,  “Махмутов” хуҗалыкларында керештеләр.

“Цильна” хуҗалыгы игенчеләре урып-җыю эшен көзге бодай басуыннан башлады. 186 гектарлы кырда әлеге культура мул булып үсеп утыра. Гомумән, “Цильна” кырлары диңгезне хәтерләтә. Төрле төсләрдәге диңгез. Көзге бодай кыры гәрәбә төсенә кереп чайкалса, арпа кырлары кызгылт-сары, алтынсу, язын чәчелгән бодай яңа баш кысып, куе яшел төскә кереп утыра. Ник бер чүп үләне күренсен дә, ник тигезле-тигезсез булсын! Диңгез дисәң дә диңгез – икмәк диңгезе!

- Кырларыбыз шундый булсын өчен күп тырышлык та күрелә, дип аңлата хуҗалыкның баш агрономы Марат Раимов. – Әлеге көзге бодай культурасы, мәсәлән, чәгендер артыннан чәчелде, ашламасы вакытында кертелде, әллә ничә тапкыр тукландырылды, корткычларга каршы эшкәртелде. Билгеле, нәтиҗәсе дә күзгә күренеп тора.

Ашлаган җир аш бирер, дигәннәр борынгылар да. Беренче бункерлар уңышның гектарыннан 60 центнерга якын булуын күрсәтте.

Урып-җыю эше тәҗрибәле комбайнчылар: Рәфикъ Шәйдуллов, Илдус Җәмдиханов, Илгиз Миначев, Фәнис Хәйруллин, Фәнис Вәлиевка тапшырылган. Суктырылган ашлыкны ындыр табагына КамАз автомашиналары белән Фәнис Хәкимов, Илдус Хөснетдинов, Марат, Айрат Садеевлар ташып тора. Бу кырның ашлыгын суктырып алганнан соң игенчеләр борчак суктыруга керешәчәкләр. Аннан соң инде өлгерешенә карап, башка кырларга.

Эш бер-берсенә ялганып бара - комбайннар теземнәргә салып калдырган саламны җыйнап, чорнатып та баралар. Аларны якын арада азык утарына ташып куячаклар.

Хәерле сәгатьтә башланган эш булсын! Амбарлар – ашлыкка, өстәлләр – икмәккә тулсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев