Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында торак пунктларның урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү буенча эшләр башланды

Беренче программа буенча эшләр 1,257 км озынлыктагы, ә икенче программа буенча -1,560 км озынлыктагы урам юлларында башкарылачак.

Чүпрәле районы авылларында  «Торак пунктларда юл-урам челтәрен юл фонды акчалары хисабына норматив хәлгә китерү» программасы, шулай ук «Торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы кысаларында юл-төзекләндерү  эшләре башланды.
Беренче программа буенча эшләр 1,257 км озынлыктагы, ә икенче программа буенча -1,560 км озынлыктагы урам юлларында  башкарылачак.
Эссе һава торышына карамастан, юл төзелеше хезмәткәрләре һәр көнне нәтиҗәле файдаланалар. Бүгенге көндә Иске Чүпрәленең "Дачный" поселогындагы Татарстан, Дуслык урамнарында эшләр алып барыла.
Төзелеш барышында юлларны нормативларга туры китереп тигезләү,  тиешле урыннарда су үткәрү торбалары, аннан грунт, вак таш-ком катнашмасы салу, катоклау мөһим өлешне алып тора. 
Район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура  үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров сүзләренә караганда, мондый масштаблы эшләрдән соң, урамнардагы юл полотносы  киләчәктә асфальтлауга нигез булып торачак. 
Гомумән алганда, быел ««Торак пунктларда юл-урам челтәрен юл фонды акчалары хисабына норматив хәлгә китерү» программасы кысаларында Иске Чүпрәленең Татарстан, Яңа Чүпрәленең Энергетиклар һәм Шланга авылының Партизан урамнарын ремонтлау планлаштырылган.
Шулай ук «Торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча Иске Чүпрәледә Октябрьнең 50 еллыгы, Каенлык, Дуслык,  Иске Задурда  Ленин урамнары, Яңа Чүпрәледә Химиклар һәм Химиклар тыкрыгы урамнары буенча эшләр алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев