Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында сайлау участоклары үз эшен башлады

Сайлаулар өч көнгә – 11, 12 һәм 13 сентябрьдә билгеләнгән. 

Бүгенге көннән Татарстанда барлык сайлау участоклары да эшли башлады. Татарстанның барлык 2807 сайлау участогы ачылды һәм эшли.

Чүпрәле районында көзге сайлауларга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган. Районда 36 сайлау участогы эшли. Барлыгы 164 сайлау округы буенча депутатлыкка 200 кандидат теркәлгән.

Пандемия шартларында барлык биналарда да санитар кагыйдәләрне үтәүгә аерым игътибар бирелә. Дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәрелә. Шул ук вакытта гомуми файдалану урыннарына: ишек тоткасы, өстәлләргә аерым игътибар бирелә. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары һәм тавыш бирүдә катнашучылар битлекләр һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Исегезгә төшерәбез, сайлаулар өч көнгә – 11, 12 һәм 13 сентябрьдә билгеләнгән. 

Иртәнге сәгать 8дә чүпрәлеләр үзләренең сайлау участокларына килеп, үз тавышларын бирә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев