Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле районында чүп-чар контейнерларын яңаларга алмаштыралар
Район үзәгендә 150 евроконтейнер урнаштырылачак.
Иске Чүпрәледә чүп-чар контейнерлары яңаларга алыштырыла. Район үзәге буенча шундый 150 евроконтейнер урнаштырылачак.
Евроконтейнерларның аермасы булып, капкачлары булу тора. Сүз уңаеннан, контейнерны ачу механизмы бик җайлы, хәзерге өйләрдәге педальле чүп савытлары кебек. Педальга басабыз һәм капкач ачыла.
Яңа контейнерларның тагын бер уңай ягы - чүп-чар бөтен территория буйлап таралмаячак, ә начар исне бары тик контейнерны ачканда һәм япканда гына тоярга туры киләчәк.
Чүпрәле районы территориясендә барлыгы 460 контейнер бар. Көн саен "Фламинго" җәмгыятенең дүрт машинасы маршрут буенча авылларга чүп-чар җыярга чыга. Киләчәктә әлеге эшләрне "Эко-пром" оешмасы башкарчак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев