Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында бизнес-веломарафон узды

Чара Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе теләктәшлеге белән, Бөтенроссия эшмәкәрләре көне кысаларында узды.

Веломарафон проектында катнашучылар Чүпрәле районына Казан шәһәреннән җомга көнне кич белән велосипедларда килделәр. Чара Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе теләктәшлеге белән, Бөтенроссия эшмәкәрләре көне кысаларында узды.  Кунакларны- XIII республика веломарафонында катнашучыларны чүпрәлеләр чик буенда ипи-тоз белән каршы алдылар.

Икенче көнне исә веломарафонда катнашучылар район велосөючеләре, шулай ук районның барлык бизнесменнары белән бергә Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары буйлап уздылар. Веломарафонда катнашучыларга шулай ук,  район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр дә кушылды. Соңгы тукталыш исә "Чүпрәле" паркы булды. Биредә Россия эшмәкәрләре көненә багышланган мәдәни программа әзерләнгән иде.

– Чүпрәле районы беренче тапкыр веломарафонда катнашучыларны кабул итә. Казан шәһәреннән Чүпрәлегә кадәр 200 км артык юлны велосипедларда  үтү никадәр генә авыр булмасын, алар үз максатларына ирештеләр. Эшмәкәрлек тә  ул –авырлыклар аша  максатларга алып баручы юл. Ни генә булмасын, әлеге юнәлештә максатларга ирешүне, киртәләрне җиңүне телим, - диде район башлыгы Марат Гафаров, веломарафонда катнашучыларны сәламләп.

Казан шәһәре Думасы депутаты, «Мәгълүмати системалар» җәмгыятенең директорлар советы рәисе, «Авиатор» электроника һәм приборлар төзү өлкәсендә технопаркка нигез салучы Марат Бикмуллин Чүпрәле районына алып килүче юлның  нәтиҗәле булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

–Бирегә таба килгәндә, Татарстанның берничә районының, шул исәптән Чүпрәленең ямьләнүен, чәчәк атуын күрдек, бу бик шатлыклы күренеш. Мондый сәфәрләр оештырганда, без, шулай ук,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, эшмәкәрләр белән очрашабыз, район башлыклары белән аралашабыз, түгәрәк өстәлләр оештырабыз, мастер-класслар үткәрәбез. Чүпрәлеләр белән  очрашу да  күпләр өчен файдалы булыр дип уйлыйм, - диде ул.

ТР велосипедчылар берлеге рәисе, «Контр» куркынычсызлык ширкәтләр төркеме Директорлар советы рәисе Илдус Янышев үзенең чыгышында  бөек галим Эйнштейн сүзләрен китерде:  «Тормыш итү ул— велосипед йөртү сыман. Син һәрвакыт хәрәәкттә булырга тиеш”,-диде ул.

– Велосипед балалар өчен хәрәктләнү чарасы  гына түгел, ул-сату итү, хезмәт күрсәтү белән бәйле зур бизнес индустриясе дә. Алай гына да түгел, күп кенә алга киткән илләрдә велосипедта хәрәкәт итү-тормыш рәвешенә әйләнгән. Анда халыкның 50 проценты велосипед техникасын куллана. Ул шулай ук бу-спорт, туризм. Аңа теләсә кайсы яшьтә утырырга һәм хәрәкәт итәргә мөмкин. Яшь буынның бездән үрнәк алуларын һәм велосипедны көндәлек тормышта ешрак куллануларын телибез, - дип билгеләп үтте Янышев.

Веломарафонда даими катнашучы Фәридә Гыйләҗева районда туризм эшчәнлегенә игътибар бирүне тәкъдим итте.

–Эшмәкәрлек җитәкчелекнең ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ. Чүпрәле районында табигый ресурслар күп түгел, нефть тә  юк. Әмма монда төп байлык–халык бар.  Бу очракта, Японияне генә күз алдына китерик. Кечкенә генә территоричсе булган әлеге илдә, халкы белән илдә алдынгылардан саналган технологияләрне үстерәләр. Чүпрәле районында да Президент программаларыннан файдаланып, шәһәр халкы өчен сыйфатлы, җирле җитештерүне  кулланып,  эчке туризмны үстерергә мөмкин. Бервакытта да яңа эш башлап җибүрүдән һәм хезмәт итүдән курыкмаска кирәк,- дип билгеләп үтте  Гыйляҗева.

Бу көн тормышларын бизнеска багышлаган  һәм бүгенге көндә дә сәүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, ваклап сату өлкәләрендә икътисадый актив эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен чын бәйрәм булды. Алар арасында, хәтта лаеклы ялда булучылар да  эшләүләрен дәвам итә. Аеруча Зур Аксу авылыннан 83 яшьлек Петр Даниловны билгеләп үтәсе килә. Ул гаилә фермасын 2007 елда оештырган иде, сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.  Хәзер исә аның эшен улы дәвам итә.

Эшмәкәрләрдән  башка  бер генә  бәйрәм чарасы да узмый.  Моннан тыш, алар хәйрия эшчәнлегендә актив катнашалар, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Бу бигрәк тә пандемия чорында чагылды.

Алар адресына иң җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләре, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлекле, Чүпрәле районы төзелүнең 90 еллыгы медальләре, Чүпрәле районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары һәм башка күп кенә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм көне мәдәният йорты хезмәткәрләренең сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Ә тантаналы өлештән соң Казан эшмәкәрләре бизнесны үстерү серләре белән уртаклаштылар, мастер-класслар  үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев