Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Иске Кәкерле авылы өлкәнен юбилее белән котладылар

ормыш иптәше Исламша Әхат улы белән 66 ел тигез, тату гомер кичерәләр

Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Рәшидә Летфулла кызы Хәлилова да олуг юбилеен билгеләп үтте

90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү традициясе кысаларында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин юбилярны гомер бәйрәме белән котларга килделәр. Рәшидә әбигә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырылды.

Элекке авыр, сугыш елларының бар авырлыгын үз җилкәсендә татый Рәшидә әби дә.  “Ул чаклар онытыла торган түгел”, ди ул бу хакта.  Урагын да уралар, игенен дә ташыйлар, урман да кисәләр алар.

Сугыштан соң яшь кыз Исламша исемле авыл егете белән тормыш юлын бәйли. Бер сукмактан атлый башлауларына да 66 ел вакыт узып киткән. Тормыш иптәше белән бергә  биш бала тәрбияләп үстергәннәр, белемле иткәннәр алар. Бүген төпчек уллары Рөстәм һәм киленнәре Миләүшә тәрбиясендә гомер кичерәләр. Инде оныклар буй җиткән, оныкчыклар да үсеп килә. Нәсел дәвамчыларының саны  30 га җиткән.

Тормышыннан бик кәнагәть әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге, пар канаты – Исламшасы янында. Балалар, оныклар, оныкчыклар да  бу йортта еш кунак - кайтып торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул.

Рәшидә әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев