Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә Иван Матвеевның исемен мәңгеләштерделәр

Ул 1942 елдан алып 1958 елга кадәр район үзәк хастаханәсенең баш табиб булып эшли.

Бүген Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә Иван Николаевич Матвеевны искә алдылар. Ул 1942 елдан алып 1958 елга кадәр район үзәк хастаханәсенең баш табибы була, шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы елларында фронт кырларында сугыша.

Иван Матвеев истәлегенә багышланган тантанада мемориаль такта ачылуга багышланган митинг булды. 

Тантаналы митингта район башлыгы Марат Гафаров, район үзәк хастаханәсенең  баш табибы Илмас Шиһабетдинов, Казан шәһәренең 7нче шәһәр хастаханәсе вәкилләре катнаштылар. шулай ук медицина хезмәткәрләре, авыл халкы да катнашты.

- Әлбәттә, әлеге чараны күпкә иртәрәк эшләргә кирәк иде. Безнең районда шундый бөек табиб һәм хирург яшәве һәм эшләве белән горурланабыз. Һәм  Иван Николаевич Матвеевның исемен туган як тарихы елъязмасына язып, аңа олы рәхмәтләр әйтәбез,-дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Чараның мөһимлеге турында сөйләгәндә, баш табиб Илмас Шиһабетдинов, аның турында  әтисе һәм фронттан соң дәваланган авыл картларының хатирәләреннән ишетеп белүен җиткерде. «Ул бик әйбәт хирург  булган, ил өчен иң авыр елларда, сугыш вакытында һәм сугыштан соң авыр елларда эшләгән. Ул елларда шартлар юк. ә авырулар күп булган. Район хастаханәсе стеналарында бөтен гомерен кешеләргә хезмәт итүгә, аларның сәламәтлеген саклауга багышлаган хөрмәтле табибка мемориаль такта ачылу безнең өчен зур дәрәҗә», - дип билгеләде ул.
Иван Николаевич 1905 елда Чувашия Республикасының Шомыршы  районында туган. Казан медицина институтында укыганнан соң, ул үзенең туган якларына эшләргә кайта. Аннары 1942 елдан Иске Чүпрәле авылының район хастаханәсендә 1958 елга кадәр баш табиб булып эшли башлый. Кызганычка каршы, гомере озын булмый,  59 яшендә бакыйлыкка күченә.  вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев