Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында яшәүче ир-атның 600 мең сум акчасын урлыйлар

Акча урлауда шикләнелүче тоткарланган

Февраль ае тәмамланган көннәрдә полициягә Татар Саплыгы авылында яшәүче 42 яшьлек ир-аттан гариза керә. Ирнең хәбәр итүенә караганда, билгесез кешеләр аның шәхси йортына кереп, аннан 600 мең сумнан артык акча урлый.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Яңа Чүпрәледә яшәүче 25 яшьлек ир-атны тоткарлый. Ул үзенең дусты белән спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта дустының туганы йортында зур күләмдә акча булуы турында сөйләве һәм аны таларга тәкъдим итүе турында әйтә. Шул ук көнне алар ул йортка юл алалар. Җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат арткы ишегалдындагы чорма баскычы аша йортка үтеп керә һәм акчаны урлый.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә  җинаять эше кузгатылган. 

Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев