Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы мөселманнары республика ифтарында катнаштылар

Быел Республика ифтары 10 нчы тапкыр уздырыла.

Бүген, 30 апрельдә Казанда Республика ифтары узды, быел Республика ифтары 10 нчы тапкыр уздырыла һәм анда катнашучылар саны 10 мең кешегә кадәр планлаштырылган. Ифтар "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә оештырылды.

Республика мөселманнарын Рамазан ае белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.

Бүген, көннең икенче яртысында Чүпрәле районы мөселманнары имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә республика ифтарына чыктылар. Барлыгы 40ка якын кеше катнашты.

Ифтар кысаларында хәләл продукция күргәзмәсе, Ислам модасы күрсәтелде.

Чара Коръән укудан башланды. Бөтен республикадан килгән мөселманнар намаз укыдылар, республика һәм тулаем ил иминлеге өчен дога кылдылар.  Кичә күмәк сөйләшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев