Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады

Быел мәктәп белән хушлашу көне җылы һәм кояшлы булды.

Быел мәктәп белән хушлашу көне гадәттәгедән җылы һәм кояшлы булды.

Чүпрәле районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы мәктәп линейкасы аларның мәктәп тормышы белән саубуллашу көне булды.Алда аларны чыгарылыш имтиханнары, югары уку йортларына керү һәм олы тормыш көтә.Шушы мизгелдән башлап, аларның һәркайсысына  тормыштагы хәл иткеч карарларны үзләренә кабул итәргә туры киләчәк.

Мәктәп белән хушлашу көненең аеруча да җылы һәм кояшлы булуы, чыгарылышлыларның киләчәге һичшиксез иатур һәм якты булачагына өмет бирде.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен быел 15 укучы тәмамлый.  Соңгы кыңгырау хөрмәтенә оештырылган тантаналы линейкада аларны тәббрикләргә район башлыгы Марат Гафаров килде.

- Соңгы кыңгырау бәйрәме бер яктан бу шатлыклы да,  икенче яктан, моңсу да. Чөнки чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәктәп еллары инде бүтән әйләнеп кайтмаячак, ә мәктәп еллары белән балачак та артта калачак дигән сүз. Шулай да алда тагын да яктырак өметләргә, максатларга ирешер өчен мөмкинлекләр ачыла, студент еллары көтә. Мин сезгә имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телим, барысы да яхшы булыр дип ышанам. Әмма кайда гына булсагыз да, укытучыларыгызны онытмагыз, нәкъ менә алар сезне белемле, тәҗрибәле итеп, олы тормышка әзерләүчеләр, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Мәктәп директоры Лилия Нәсыйбуллина, шулай ук беренче укытучылары  Румия Моратова һәм сыйныф җитәкчесе Алсу Шәрәпова да чыгарылыш сыйныф укучылары адресына җылы сүзләр әйттеләр. Әти-әниләр исеменнән котлау сүзләрен Илгиз Хафизов җиткерде.

Соңгы кыңгырау ул кайбер тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә мәктәп белән саубуллашу көннәре.

Беренчеләр һәм «Яз нуры» ансамбле  чыгарылышлыларга саубуллашу җырлары һәм шигырьләр әзерләгән иделәр.Унберенчеләр үзләре дә  җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Әлбәттә, бәйрәмнең тантаналы аккорды булып мәктәп белән хушлашу вальсы һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау булды. Ә зәңгәр күккә  якты киләчәккә юл алып,  аллы-гөлле шарлар күтәрелде.

Алда укучыларны сынаулар көтә. Уңышлар, хәерле юллар сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев