Чүпрәле районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрьдә 2045 бала өчен районның 28 белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачты.
Ниһаять, Чүпрәле районы мәктәпләрендә көтеп алынган беренче кыңгырау тавышы яңгырады. Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, март аеннан дистанцион белем бирүгә күчәргә мәҗбүр булган барлык белем бирү учреждениеләрендә дә әлеге уңайдан тантаналы чаралар узды.
Быел районда 2045 укучы мәктәпкә барачак, шуларның 171 тәүге тапкыр парта артына утырачак.
Белем көнендә район башлыгы Марат Гафаров һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе башлыгы Альберт Хәйретдинов Иске Чокалы мәктәбендә булдылар. Биредә уку елы быел төзекләндерелгән бинада башланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылучы республика программалары “Мәгариф” милли проект кысаларында Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Җәй дәвамында биредә тәрәзәләр, яңа ишекләр куелды, җылылык системасы яңартылды, диварлар, идәннәр яңа төсмер алды. Әлеге эштә шушы авылда туып, үскән, туган җирләре өчен янып, көеп йөргән эшмәкәрләр, игелекле шәхесләрнең дә ярдәме тигән.
“1 сентябрь - балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белемнәр белән очрашулар көне дә. Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек - алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә соңгы уку елы”, дип кунаклар укучыларга укуларында уңышлар, олы тормышка аяк басканнан соң алар әти-әниләрен һәм укытучыларны төрле тармаклардагы казанышлары белән сөендерүләрен теләделәр.
Марат Гафаров һәм Альберт Хәйретдинов төзекләндерелгән мәктәпнең сыйныфларын карадылар, укучылар өчен тудырылган яңа шартлар белән таныштылар. Быел Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбенә 55 бала укырга бара, ә 1 сыйныфка ике укучы килә.
Яңа төзекләндерелгән мәктәпне күрергә 87 яшьлек Гөлҗиһан апа Хөсәенова да килгән иде. “Без бала чакта мондый мөмкинлекләр юк иде шул”, -диде ул, яңартылган белем йортына соклануын белдереп.
Марат Гафаров һәм Альберт Хәйретдинов 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Белем көненә багышланган чарада да катнаштылар. Биредә беренче тапкыр мәктәп бусагасын 46 бала атлап керә, 11 нче сыйныфны 15 укучы тәмамлый.
Яңа уку елының беренче көннәреннән үк укучыларга, пандемия шартларында, белем бирүнең яңа кагыйдәләре, дәресләр режимы һәм башка бик күп кенә үзгәрешләргә күнегеп белем алырга туры киләчәк. Ни генә булса да, алдагы уку елы хәерлесе белән килсен! Яңа уку елы яңа ачышларга, уңышларга бай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев