Чүпрәле районы хуҗалыклары "Агро Волга-2022" күргәзмәсендә катнаша
Күргәзмә экспозициясендә Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән 400 дән артык компания, Россиянең барлык төбәкләреннән һәм башка илләрдән 15 меңнән артык белгеч һәм агросәнәгать тармагы җитәкчеләре катнашачак.
6 июльдән 8 июльгә кадәр Казанда «Агроволга -2022»халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә «Дуван бакчалары» хуҗалыгы, җитәкчесе Альфред Хәйруллин, шулай ук "Цильна" җәмгыяте, (җитәкчесе Барис Гафуров) районыбызны тәкъдим итәләр. Чүпрәле районы вәкилләре тарафыннан күргәзмә дә әзерләнгән.
Альфред Хәйруллин җир җиләге, кура җиләге һәм башка җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә. Шулай ук үсентеләр сата.
"Цильна" хуҗалыгы терлекчеләре Марат Рәхимов, Илнар Ситдыйков һәм Дамир Хәйбуллов нәселле таналар республика сайлап алу конкурсында катнашалар.
"Әйтергә кирәк, хуҗалык әлеге конкурста икенче тапкыр катнаша. Узган ел алар беренче бишлектә иделәр.
ТР нәсел таналары арасында бәйге дәвам итә, нәтиҗәләр бераз соңрак ясалачак. Быел хуҗалык призлы рәтләрдә булыр дип өметләнәбез, уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев