Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Шәйморза участок хастаханәсе пациентларын яңа шартларда кабул итә

Иске Шәйморза участок хастаханәсенә капиталь төзекләндерү сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелде.

Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт декабрь аенда тәмамланды. Бүгенге көндә яңартылган медицина учреждениесе пациентларны гадәти режимда кабул итә. Хастаханәнең типлаштырылган ике катлы кирпеч бинасы 40 ел элек, 1982 елда җирле колхоз акчасына төзелә. Соңгы тапкыр  биредә  ремонт 2008 елда ясала, ул чакта түбә һәм тәрәзәләр алмаштырыла.

Хастаханәдәге үзгәрешләр турында табиб Равил Мөхәммәдьяров: «Капиталь төзекләндерү бәрабәренә хәзер бүлмәләр якты, җылы,  кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителде,  канализация ясалды, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системасы урнаштырылды, кабинетларда компьютерлар куелды. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеме өчен пандус ясалды. Азык-төлек блогында һәм процедура кабинетларында да уңайлыклы шартлар тудырылды. Стоматология кабинеты заманча техника белән җиһазландырылды. Барлык диварлар, идәннәр һәм түшәмнәр сыйфатлы  материаллар белән эшләнде. Хастаханәгә хәзер асфальт юлдан гына керәсе,  территория коймалар белән тотып алынды. Бер сүз белән әйткәндә, хастаханәнең эчке һәм тышкы кыяфәте нык үзгәрде, без моңа бик шатбыз".

Пациентлар да үз чиратында, әлеге үзгәрешләрнең зур вакыйга булуын билгеләп үтәләр. “Бүгенге белән элеккеге хастаханә арасындагы аерма җир белән күк арасы. Бина барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Һәркайда чисталык, яктылык.  Табиблар һәм шәфкать туташларының  шундый яхшы шартларда эшләүләренә дә без бик шатбыз”, - диләр.

Участок хастаханәсендә гомуми практика табибы һәм стоматолог кабул итә. Авыраучылар өчен  14 койка урнаштырылган, лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.

Медицина учреждениесе  Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза, Зур Чынлы, Кече Чынлы, Борындык авылларында  яшәүче 2152 кешегә хезмәт күрсәтә.

Белешмә

Иске Шәйморза участок хастаханәсенә капиталь төзекләндерү сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелде. Әлеге программа Татарстанда 2021 елдан бирле гамәлдә. Ул авыл җирлегендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2022 елдан  программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелде. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә бөтен төбәк буенча медицина учреждениеләрен масштаблы реконструкцияләү бара. Быел шуның нигезендә Татарстанда 14 поликлиника һәм 1 табиб амбулаториясе капиталь төзекләндереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев