Чүпрәле районы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсенә Рәхмәт хаты тапшырылды
Бүләкне чираттагы эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
"Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе" республика смотр-конкурсының финал өлеше Биектауда үткәрелде. Чарада Түбән Чәке авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе дә катнашты (җирлек башлыгы Олег Албутов).
Ярышлар Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең 130 еллыгына һәм Россия Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгына багышланган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Чәке авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Белешмә
Татарстан Республикасы территориясендә 1849 ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе оешкан, аларда 11 мең 429 кеше исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев