Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.
Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 14-нче көнендә (27-нче гыйнварда), Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республикабызның барлык президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм мөселман мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген узган Пленумда районнардагы мөхтәсибәтләр җыелышлары тарафыннан Татарстан Мөфтие һәм Баш казые сайлауларында катнашу өчен тәкъдим ителгән кандидатлар рәсми рәвештә расланды.
Татарстан Мөфтие сайлауларында катнашу өчен - Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстанның хәзерге мөфтие)
Татарстанның Баш казые сайлауларында катнашу өчен - Җәлил хәзрәт Фазлыев (хәзерге Балтач районы имам-мөхтәсибе, ТР баш казые).
Тавыш бирү нәтиҗәсендә, ТР МДН Пленумы аларны Татарстан Мөфтие һәм Татарстанның Баш казые вазифаларына кандидат итеп раслады.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин киләсе срокка аның һәм Җәлил хәзрәт Фазлыевның кандидатураларын тәкъдим иткән мөхтәсибәтләргә ышаныч күрсәтүләре һәм биредә катнашучылар белән берничә ел дәвамында иңгә-иң куеп хезмәт куюлары өчен рәхмәтен белдерде.
Пленум барышында шулай ук чираттагы Татарстан мөселманнары Корылтаеның көн тәртибе һәм уздыру датасы буенча тәкъдимнәр расланды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, Пленум бертавыштан Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтаен уздыру көнен билгеләде - ул 2021 елның 12 апрелендә узачак.
Моннан тыш, 2020 ел дәвамында тырыш хезмәт күрсәткән имам-мөхтәсибләргә мөфтият тарафыннан рәхмәт сүзләре белдерелде. Намуслы хезмәтләре өчен башка район имам-мөхтәсибләре белән беррәттән Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Татарстан Мөфтие Камил Самигуллин кулыннан Рәхмәт хаты алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев