Чүпрәле районы Городище авыл җирлеге гел алга атлый
Городище авыл җирлеге гел алга атлый, үсеш юлыннан бара, елдан-ел төзекләнә һәм яңара. Бүгенге көндә бу җирлектә 864 кеше яши.
Аның составына Городище һәм Яңа Чәке авыллары керә. Җирлек территориясендә иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Ак Барс-Чүпрәле» агрофирмасының филиалы урнашкан, анда 53 кеше хезмәт куя. Эре авыл хуҗалыгы предприятиесе белән беррәттән җирлектә шулай ук, өч крестьян-фермер хуҗалыгы һәм бер шәхси эшмәкәр уңышлы гына эшләп килә. Җирлек башлыгы Сергей Салифанов авыл эшмәкәрләренең теләсә нинди эшкә дә җиң сызганып алынулары, изге гамәлләргә хәләл малларыннан өлеш чыгарулары турында горурланып сөйли. Бу урында авыл җирлеген данлап, аның үсеше өчен янып-көеп яшәүче якташыбыз, Чебоксардагы “Тус” җәмгыяте җитәкчесе Николай Угасловны телгә алмый мөмкин түгел. Ә бүгенге язмабызда авыл эшмәкәрләре турында сүз барачак.
Җирлектә туып-үскән һәм бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче тырыш кешеләр шактый. Ильмир Исхаковның, мәсәлән, Городище авыл җирлегендә 186 га аренда җирләре һәм 50 баш савым сыеры бар, хуҗалыгында җиде кеше хезмәт куя. Башлыча ул ашлык һәм азык культуралары җитештерү белән шөгыльләнә. А.Н.Исли хуҗалыгы 34 га аренда җирләрендә бөртекле һәм азык культуралары үстерә. 5 баш сыер асрый.
Шәһәрдән авылга кайтып
Элегрәк Мәскәүгә йөреп, вахта ысулы белән эшләгәннәр дә бүгенге көндә туган җирләрендә үз эшләрен башлап җибәргәннәр. П.Ф. Архипов, мәсәлән, 101 га аренда җирләрендә азык һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә башлаган, 24 баш савым сыеры бар. Бу гаилә фермасы авыл халкы өчен үрнәк булып тора.
Моннан берничә ел элек кенә, авыл җирлеге башлыгының үз улы Валерий Салифанов та (рәсемдә) туган авылында 187 га җирне рәсмиләштергән. Ульяновск шәһәрендә уңышлы гына эшмәкәрлек эше алып баручы Валерий башлап, авылда кече май заводы ачу мәшәкате белән йөргән. Моның өчен элеккеге «Путь Ленина» АКХ идарәсенең иске бинасын алмакчы була. Әмма май-сыр заводын ачу өчен таләпләр бик катгый, бина да санитар нормаларга туры килеп бетми булып чыга. Нәтиҗәдә, Валерий авыл хуҗалыгы эшчәнлеген башлап җибәрә. Яңа эш урыннары да барлыкка килгән. Бүгенге көндә анда килешү нигезендә А.А.Арманов һәм аның улы Алексей эшли, шулай ук ике тракторчы хезмәт куя.
Валерий Сергеевичның киләчәккә планнары зурдан. Бу хакта ул әлегә ачылып сөйләргә ашыкмады. “Барысы да үз җае, үз вакыты белән”, дип кенә әйтеп куя.
Җирлектә ике мини-ферма теркәлгән: Р.Р.Арифуллов – 10 баш сыер һәм Н.В. Эндюков – 8 баш сыер асрый. Авыл җирлегендә әлеге юнәлештә эшләргә теләк белдерүчеләр тагын да бар. Болар: Каранкин Сергей Александрович һәм Еливанов Василий Геннадиевич. Алар республикада гамәлдә булган кече фермалар төзү буенча ярдәм программаларында катнашмакчы.
Шәхси хуҗалыктан сөт җыю белән икәүләп шөгыльләнә. Бу эшне Портнов Андрей Валерьевич һәм Таҗетдинов Солтан Усманович башкара. Сөт тапшыручылар белән даими исәп-хисап ясала.
Күлдә – балык, тирәсендә – ял итү урыны
Городищены барып күргәннәр аны калкулыклар чолгап алганын беләдер. Бик матур урында урнашкан авыл.
Шуңа да Зинаида һәм Федор Усмендеевлар яши торган йортны җиңел генә табып та булмады – таулар артында урнашкан булып чыкты аларның өе. Үзем дә бу якларда йөрмәгән кеше буларак, санаторийга тиң җирләр ләбаса бу, дип уйлап куйдым. Мондагы гүзәллек, матур табигать... Шунда аңладым гаилә башлыгы Федор Усмендеевның нигә монда ял итү зонасы корырга теләгәнен. Күптәнге хыялы инде аның – монда күл ясап, анда балык үрчетү. Тирә-ягында ял итү урыннары булдыру. Әлеге уйларын тормышка ашырыр өчен күп инстанцияләр бусагасын таптарга туры килде аңа. Һәм менә, ниһаять, чишелеше табылган – Федор җиң сызганып хыялын тормышка ашыруга алынган. Калкулыклар уртасындагы ташландык күллекне чистарткан, тирәнәйткән. Ә күл җир астыннан бәреп чыгучы чишмә суларыннан туплана.
–Ирем үзе Мәскәү шәһәрендә эшләп йөри. Эшләп тапкан акчасының барысы да диярлек шушы төзелешкә кереп бара. Мин дә, улыбыз да ярдәм итәбез, билгеле. Мондый колачлы эшне үз акчабызга гына “ерып” чыга алмабыз, дип уйлыйм. Федор инде «Агростартап» милли проекты буенча гамәлгә куелган яңа программада катнашырга тели. Чөнки җир эшләре тәмамланганнан соң, маймычлар сатып алырга исәбе,-ди Зинаида ханым.
Әлеге гаилә казылык әзерләү цехы да ачып җибәргән. Заказлары да ярыйсы ук җыела. Шуннан чыгып алар цехны да зуррак бинага күчерү планнары белән дә яшиләр.
Башланган эш – беткән эш
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов киләчәккә булган планнары белән уртаклашып:
–Соңгы елларда без элеккеге совет чорыннан калган, үзгәртеп корулар башлангач ташландыкка әйләнгән биналарны муниципаль милек итү эшләре белән йөрдек. Чөнки муниципаль милек булгач, аларны җитештерү белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә я сатып, я булмаса арендага биреп була. Шуның нигезендә элеккеге колхоз тегермәненә һәм электр цехы биналарына да хуҗалар табылды, - ди Сергей Ананьевич.
Җирлектә үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләүчеләр дә бар. Бүгенге көндә алар –14 әү. Шуларның берсе Леонтьев Анатолий халыкка такта ярдырып бирү буенча хезмәт күрсәтә. Аның пилорамасында ике хезмәткәр эшли.
Шәхси тракторлары булганнар да үзмәшгуль буларак теркәлү узган. Алар шәхси хуҗалыкларга бакчаларын эшкәртүдә: сукалау, чәчү, казыту эшләрендә хезмәт күрсәтә. Андыйлар җирлектә дүрт кеше. Умарта тотучылар да шактый. Биш кеше умартачы буларак теркәлгән.
Авыл җирлегендә кооперативлар төзү бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кооперативларның юнәлешләре күп. Исли Александр авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын төзү буенча эш башлаган. Моның өчен, фикердәшләр коллективы тупланган. Бизнес-план эшләнгән. Кооперативның уставын эшлисе генә калган. Барысы да яхшы булачагына, кооперативның эшләп китәчәгенә ышаналар.
–Башланган эшне дәвам итәчәкбез һәм авылда кече эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юлларын да эзләячәкбез, -ди авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов.
Шулай булмый мөмкин дә түгел. Кызу темпларда булмаса да, авыл кешесе дә үз эшен җәелдереп, мал казанырга өйрәнә бара хәзер.
Сәүдә хезмәте күрсәтәләр
Авыл халкына көндәлек товарлар сату буенча А.П.Дубанованың, В.П.Матросовның һәм С.С.Усмендееваның сәүдә нокталары эшләп килә. Антонина Дубанова Яңа Чәке авылы халкын да көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп торган әлегә кадәр.
Авыл башында Светлана һәм Николай Усмендеевлар гаиләсе дә сәүдә нокталарын бер буш йортта ачып җибәргәннәр. Бүгенге көндә аны ремонтлап, киңәйтү эшләре белән мәшгульләр.
Антонина Дубанованың исә сәүдә өлкәсендә тәҗрибәсе шактый. Авылда беренчеләрдән булып тотынган ул әлеге эшкә.
–Балалар үсеп китте, тормыш иптәшем белән икәү генә торабыз. Ниндидер шөгыль кирәк бит инде – авыл кешесе эшсез торырга күнмәгән. Азмы-күпме файдасы да бар. Иң мөһиме – авыл халкы шат булсын. Ялгыз яшәүче әби-бабайлар кирәк-ярак өчен район үзәгенә барып йөри алмыйлар, алар бик рәхмәтле,-ди Антонина Петровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев