Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы "Чайка" балалар лагерында беренче смена бара

«Чайка» балалар лагерында җәйге сәламәтләндерү сменасы башланды. Лагерь Чәке урман аланында урнашкан.

1 июньнән башланган лагерь сменасында 60тан артык бала ял итә. Әйтергә кирәк, лагерьдагы тормыш балаларга бик ошый. Вожатыйлар әйтүенчә, монда отрядлар оештырылган ял итү дәвамында балалар үзләренең талантларын һәм сәләтләрен иҗади номерлар аша да күрсәтәчәкләр. Гомумән, һәркем үзе өчен шөгыль таба алачак.

Лагерьда һәр иртә зарядкадан башлана. Монда тәмле һәм файдалы туклану да оештырылган.

Әйтергә кирәк, әти-әниләр дә балаларын “Чайка”да ял иттерү өчен ашкынып торалар.

Лагерьда ял итү дүрт сменада булачак һәм җәйге каникул вакытында 200дән артык бала андагы тормыш белән танышыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев