Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы буенча уртача пенсия күләме – 13632 сум

Социаль түләүләр Пенсия фонды аша да башкарыла

 

Чүпрәле районы буенча уртача пенсия күләме – 13632 сум. Пенсия системасы, бу өлкәдәге яңалыклар турында бүлек җитәкчесе урынбасары Венера Садеева сөйли

Венера Садеева:

Пенсия фондының район бүлеге “Клиент хезмәте” аша районның 7221 кешесе пенсия ала. 2670 кешегә айлык акчалата түләүләр һәм 533 гражданга федераль социаль өстәмә түләү башкарыла.  2020 ел дәвамында белгечләр тарафыннан 4123 кеше кабул ителде. 308 пенсия, хезмәткә сәләтсез кешеләрне тәрбияләүче 490 эшләмәүче гражданга компенсация түләүләре билгеләнде. пенсия тупланмасыннан 107 кешегә бер мәртәбә түләү башкарылды. Шәхси гаризасы нигезендә 123 пенсионерның пенсиясе яңадан исәпләнде.

Сорау-җавап

– Үткән ел, коронавирус авыруы килеп чыгу сәбәпле, илдә күп кенә үзгәрешләр булды. Балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары кертелде. Алар пенсия фонды аша түләнде дип беләбез. Шул турыда сөйләсәгез иде.

– Әйе, эпидемия шартларында балалары булган гаиләләргә ярдәм итү эше Пенсия фондына ышанып тапшырылды. Без дә Россия Президентының 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтергә юнәлдерелгән Указын реализацияләү юнәлешендә шактый эш башкардык. Әлеге яшь аралыгында балалары булган гаиләләр барысы да акча алды. Болардан тыш, декабрь аенда Россия Президенты 8 яшькә кадәрге балаларга өстәмә рәвештә түләү кертте. Безнең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан да мондый социаль түләүләрне башкару өчен күләмле эш алып барылды.

– Бала тәрбияләүче гаилә-ләргә социаль ярдәм күрсәтү чикләре тагын да  киңәйде бит әле. “Ана капиталы”да   артты...

– Хәзер беренче баласы туган гаиләләр дә “Ана капиталы” алу хокукына ия. Бу урында программаның 2026 елга кадәр дәвам итәчәген дә әйтергә кирәктер. Һәм Россия Президенты карары белән капитал суммасы ел саен индексацияләнә. Быелга ул 17 мең сумга артты һәм 483882 сумны тәшкил итә. Икенче бала өчен капитал 23 мең сумга якын арттырылды. Һәм гаилә беренче бала өчен капитал алмаган очракта ул 639 мең сум акча ала. Үткән ел безнең районның 78 гаиләсенә “Ана капиталы” сертификаты бирелде.

– Хәзер күп кенә эшләр дистанцион рәвештә, ягъни мөрәҗәгать итүче тарафыннан кирәкле службага килеп йөрмичә генә дә башкарыла. Бу уңайдан сезнең бүлектә эш ничек куелган?

– Хезмәтләрнең күпчелеге  проактив күрсәтелә. Пенсия фонды бүген пенсияләрне һәм пособиеләрне дистанцион рәвештә билгеләргә, элек билгеләнгән түләүләрне озайтырга һәм яңадан исәпләргә мөмкинлек бирә торган чараларны гамәлгә ашыра.  Гариза нигезендә күрсәтелүче хезмәтләрдән гражданин үзе өчен уңайлы булган юл белән – шәхси мөрәҗәгать яисә Пенсия фондының электрон сервисларын кулланып файдалана ала.

Мәсәлән, “Ана капиталы”   акчасын дистанцион рәвештә файдаланып була. Капиталдан торак шартларын яхшырту һәм укыган өчен түләү максатында кулланганда, документлар тапшырырга кирәкми, чөнки тиешле мәгълүматларны Пенсия фонды белгечләре үзләре соратып ала.

Шулай ук, сәламәтлекләре чикле гражданнарга хезмәт күрсәтү дә Пенсия фондының территориаль органнары өчен аеруча әһәмиятле. Бүгенге көндә инвалидлар федераль ташламалардан да, РФ субъекты дәрәҗәсендәге ташламалардан да файдалана. Алар турындагы барлык мәгълүмат операторы Пенсия фонды булган инвалидларның Федераль реестрына тупланган һәм системалаштырылган. Учреждение һәм ведомстволардан җыелган мәгълүматлардан файдаланып, гражданнардан азрак документлар соратып сыйфатлырак хезмәт күрсәтергә тырышабыз. Аларга да инвалидлыклары тиешле службаларда расланган очракта, айлык акчалата түләүгә гариза алмыйча, ягъни Пенсия фондына килмичә, пенсияләре тулысынча проактив рәвештә исәпләнергә мөмкин. Һәм безнең район буенча андый мисаллар бар да инде.

– Үткән  ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын да билгеләп үттек. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның толлары һәм тыл ветераннарына түләүләр ничек башкарылды?

– Районда бер тапкыр бирелә торган федераль түләүләрне 383 кеше алды. Алар турында мәгълүматлар социаль яклау органнары һәм тиешле ведомстволар белән тәңгәлләштерелгән иде. Бу Пенсия фонды аша адреслы түләүләрне 100 проценты белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучыларга, аларның тол хатыннарына – барлыгы 88 кеше, 75әр мең сум акча түләнде,  295 тыл хезмәтчәне 50 мең сум күләмендә безнең бүлек аша акча алды.

– Пенсиягә бәйле рәвештә газета укучыларыбыздан редакциягә сораулар керә. Шуларны да карап китик әле. “Ульяновск шәһәрендә яшим, районга күчеп кайтырга җыенам. Пенсиям  кимемәсме икән?” дип сорый Бари Азизов.

– Һәр пенсионерның пенсиясе хезмәт стажыннан, хезмәт хакыннан һәм иминият кертемнәреннән чыгып, аерым билгеләнә. Россиянең бер төбәгеннән икенче төбәгенә күчеп киткәндә, иминият пенсиясе үзгәрешсез кала. Әгәр Ульяновск өлкәсендә өстәмә түләү коэффициенты билгеләнгән булса, Татарстанда аның кулланылмавы ихтимал. Ул очракта пенсия күләме кимергә мөмкин.

– “Быел ничә яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар пенсиягә чыга”, дип тә сорыйлар.

Быел 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яше тулган ир-атлар пенсиягә чыга. Пенсиягә чыгу өчен 12 ел минималь стаж һәм кимендә 21 пенсия коэффициенты кирәк булачак.

Белешмә

2021 елның 1 январеннан барлык иминият пенсияләре дә 6,3 процентка артты. Бу эшләмәүче пенсионерларга кагылды. Арту уртача 1 мең сумны тәшкил итте.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлар ала торган акчалата түләүләр 1 февральдән күтәрелде.

Социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнә. Әлеге пенсия шулай ук «пенсионерның яшәү минимумы фаразланган үсеш индексы» күләменә карап ел саен күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев