Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның Яңа ел бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле чүпрәлеләр һәм районыбыз кунаклары!

 Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм!

   Яңа ел – һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. Ул һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул ук вакытта җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен уңай вакыт.

    Безнең район өчен 2019 ел әһәмиятле вакыйгалар һәм яңа казанышларга бай булды. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау объектларын саклау өлкәсендә төзелешләр алып барылды, социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар ремонтланды. Шулай ук районда юллар төзелә һәм төзекләндерелә, кече һәм урта бизнес белән шогыльләнүчеләр саны арта, күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла.

    Кадерле дуслар!

  Райондагы барлык казанышлар – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәм. Барыбыз бергә булганда ышанычлы адымнар белән алга барырбыз, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, иң катлаулы бурычларны да хәл итәрбез, дип уйлыйм.

  Тиздән 2020 елга аяк басабыз. Киләсе ел якты идеялар, уңай үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, бәхет алып килсен!

   Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телим!

   Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев