Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады
Котлау Instagram челтәрендә кичә урнаштырылган иде.
«Хөрмәтле мөселман кардәшләр!
Бүген кояш бату белән изге Рамазан ае башлана. Якты айнын беренче көне Мин сезне бу зур вакыйга белән чын күнелдән котлыйм!
Рамазан — ул мәрхәмәтлелек һәм сабырлык ае. Якын кешеләргә карата тагын да күбрәк мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, тормышка ихлас, шәфкатьле карау өчен мөмкинлекләр ача торган ай.
Мин барыбызга да күнел тынычлыгы, гаилә бәхете, сау-сәләмәт, иминлек телим!”,-дип язган ул Instagram челтәрендә.
Җавап итеп, райондашлар район башлыгына иң изге теләкләрен язганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев