Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бүләкләр тапшырды

Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның  42 тол хатыннары һәм 169 тыл хезмәтчәне яши.

Җиңү көне алдыннан Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары белән очрашты.  Район башлыгы белән бергә өлкәннәрне Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та котлады.
Кунаклар Иске Чүпрәледә яшәүче Нәзирә Сәлимҗановага, Сания Алимовага, Мөслимә Хәйруллинага, Роза Юсуповага, Рауза Сиразетдиновага, Нурлыҗиһан Хуҗевага котлау сүзләрен җиткерделәр. Өлкәннәрнең сәламәтлеге турында сораштылар, тормыш шартлары турында кызыксындылар.

- Җиңү көне-безне һәммәбезне берләштерә торган вакыйга. Кызганычка каршы, безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады. Безнең бурыч-алар янәшәсендә булган кешеләргә хөрмәт билгесе күрсәтү һәм мөмкин кадәр булган хатирәләрне озынайту, - дип билгеләп үтте очрашуда район башлыгы Марат Гафаров.

Район башлыгы тол ханымнарга котлау хатлары, чәчәкләр һәм бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Әйтергә кирәк, Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның  42 тол хатыннары һәм 169 тыл хезмәтчәне яши.

Бәйрәм алдыннан аларның һәммәсенең өйләрендә район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары булып, хәлләрен белешә, бүләкләр тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев