Чүпрәле районы авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинглар узды
Чүпрәле районыннан фронтка 14 меңнән артык кеше китте, шуларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмады.
Иртәгә, 2022 елның 9 маенда ил халкы Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Ул дәһшәтле һәм тарихи көннәр никадәр ерагаймасын, үзенең әһәмиятен безнең хәтеребездә тагын да ныграк яңарта. Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә.

Бүген, төп бәйрәм алдыннан, Чүпрәле районының барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узды. Чарада район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Кече Чынлы һәм Иске Элмәле авылларында узган митингларда булды. Авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, тыныч күк йөзе теләде, бүгенге тыныч тормышның нинди бәяләр белән яулануын билгеләп үтте.
Чүпрәле районыннан фронтка 14 меңнән артык кеше киткән, шуларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. Чүпрәле районы Ватаныбыз сагына баскан каһарманнары һәм солдатлары белән дан тота.
Бүгенге көндә, кызганычка каршы, Чүпрәле районында бер генә ветеран да исән калмады. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары саны да елдан-ел сирәгәя бара, алар -51, тыл хезмәтчәннәре -162.
Барлык җирлекләрдә дә бөек геройларыбызны искә алдылар. Фронт җырлары һәм шигырьләр яңгырады, обелискларга чәчәкләр салынды.
Иртәгә Җиңү көне Иске Чүпрәле авылының район үзәгендә узачак. Җиңү көнен бәйрәм итү программасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев