Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар
Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.
Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Медсовет эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров катнаштылар.
2020 елга йомгак ясап, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов медицина өлкәсендә, гомумән 2020 елда яңа коронавирус йогышы шартларындагы катлаулы чорны кичерергә туры килүен билгеләп үтте.
- 2020 елның март аенда әлеге хәлләргә бәйле рәвештә, II терапия бүлеге температуралы авыруларны изоляцияләү һәм алдан диагноз кую өчен йогышлы авырулар бүлеге итеп үзгәртеп корылды. CОVID-19 авырулы беренче авырулар апрель башында ук, Идел буе зонасында беренчеләрдән булып, бездә ачыкланды. Инфекцияне Мәскәү шәһәреннән вахта белән эшләүчеләр алып кайтты. Шул рәвешле, пландагы авыруларны кабул итүне, өлкән халыкны һәм балаларны диспансерлаштыруны туктатырга туры килде. Май-июнь айларында авырулар саны кискен артты. Буа шәһәрендә томография үткәрү - авыруны тиз арада ачыкларга һәм нәтиҗәле дәвалауга ярдәм итте.
II терапия бүлеге базасында 24 ятакка исәпләнгән вакытлы йогышлы госпиталь ачылды. Бүлек таләпләренә туры китерү буенча оператив эшләр башкарылды, һәр авыруга үзәкләштерелгән кислород бирү җайга салынды, сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан барлык кирәкле җиһазлар бүлеп бирелде, персонал махсус укулар узды, госпитальне кислород һәм медикаментлар белән өзлексез тәэмин итү җайга салынды, авыруларның федераль регистрын алып баруга зур игътибар бирелде. Госпиталь эшли башлаганнан бирле бүгенге көнгә кадәр 268 авыру кабул ителде. Хәзерге вакытта CОVID-19 авырулар санының берникадәр кимүе күзәтелә,- дип билгеләп үтте баш табиб.
Шул ук вакытта Ильмас Шиһабетдинов вакцинациянең зур авырлык белән баруына аерым игътибар бирде. «Вакцинадан түгел, ә авырудан куркырга кирәк», - диде баш табиб, вакцинация компаниясен үткәрүнең мөһимлеген билгеләп.
2020 елда матди-техник базаны ныгыту буенча да шактый эш башкарылган. Медучреждениеләр яңа медицина җиһазлары, мебель белән җиһазландырылган, барлык кирәк-яраклар белән 3 ашыгыч ярдәм автомобиле, вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә хезмәт күрсәтү өчен ике җиңел автомобиль бүлеп бирелгән.
Шулай ук Иске Шәйморза участок хастаханәсен капиталь ремонтлауның беренче этабы тәмамланган, Иске Уби авылында модульле ФАП төзелгән. 2021 елда Иске Шәйморза участок хастаханәсен ремонтлау дәвам итәчәк, Коршанга Шигали авылында ФАП төзү планлаштырыла.
Илмас Шиһабетдинов бүгенге көн медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше дип COVID-19ны контрольдә тотуны, халыкны ковидтан вакциналаштыруны, үлем очракларын киметүгә юнәлдерелгән «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектларын тормышка ашыруны, шулай ук аналар, сабыйлар үлеме санын булдырмауны, туберкулездан һәм онко-авырулардан дәвалауны атады.
Утырыш эшендә баш табиб урынбасарлары Иосиф Кукушкин һәм Виталий Тяхин докладлары тыңланды.
Иосиф Виссарионович районда демографик хәл, яшь составы буенча үлем осракларына тукталды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча районда 378 кеше үлгән, 152 бала туган. Үлүчеләр арасында 194 кеше 80 яшьне узучылар. Эшкә яраклы кешеләр арасында үлүчеләр саны аеруча борчу тудыра. Узган ел шундый 58 ир-ат һәм 11 хатын-кыз вафат булган.
- Үлем-китем структурасын анализлаганда 1 нче урында кан әйләнеше авырулары, 2 нче урында-сулыш органнары, 3 нче урында-яман шеш авырулары тора. Чүпрәле районында уртача үлүчеләр саны ТР Идел аръягы зонасында иң түбәне, 1000 кешегә-17,6, республикада -13,9, - дип билгеләп үтте Иосиф Кукушкин.
Үз докладында баш табиб урынбасары шулай ук хастаханәнең хирургия, терапия, акушер-гинекология, педиатрия, реанимация хезмәте турында җентекләп сөйләде.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов үз чыгышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагының 2020 елдагы эшенә бәя бирде, Чүпрәле районының дәвалау оешмалары эшендә булган җитешсезлекләр һәм проблемаларны атады һәм 2021 елга конкрет бурычлар куйды.
- Кадрлар бар, медицина учреждениеләренең җиһазлар белән тәэмин ителеше дә начар түгел. Эшне оештыру буенча тулы анализ ясарга, проблемалы мәсьәләләрне билгеләргә, халыкка стационар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк һәм шул чакта агымдагы ел узган елгыга караганда яхшырак булачак, - диде Айрат Гарипов.
Ул медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, пациентларга сәламәтлеге бәрабәренә юнәлтелгән эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Чара иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев